Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гармунчы Нурзалия апа Әшнәк халкының көтеп алган кунагы
- Авылга кунакка кайткач "Чыршы бәйрәменә" клубка барган идем. Сәхнәдә олы яшьтәге бер ханым үзе гармун уйный, үзе матур итеп җырлый. Шундый талантлар да бармы икәнни авылда, дип гаҗәпләндем,-дигән иде Олы Әшнәккә кайткан бер кияү.
-
Балык Бистәсе районы Балтач авылында Минебанат әбинең икенче исеме дә бар иде
Акъәбиләр... Туган нигез, телебез, динебез, гореф-гадәтләрне югалтмый саклап буыннан -буынга җиткерүче алыштыргысыз асыл затлар. Замананың иң авыр чорларында да биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган иманлы затлар. Һәр авылда бардыр андыйлар... Сүзем авылыбыз абыстае, бүгенге көндә күпләр Акъәби дип искә алучы мәрхүмә Минехан кызы Минебанат апа Гарипова турында.
-
Балык Бистәсе авылларында да бәйрәм чаралары гөрли
3нче гыйнвар көнне Балтач авыл клубында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде.
-
"Кәрим коесы": "К" хәрефенә башланган сүзләрдән торган 70 битлек ХИКӘЯ
Арча районында яшәүче Хәйдәр Зәйнуллин һәм аның кызы Чәчкә иҗат иткән кызыклы әсәр тәкъдим итәбез. Аның һәр сүзе "К" хәрефенә башлана. Әсәр бик зур - 70 биттән тора! Әсәрдә төп герой Кәримнең дөньяга килүеннән алып картаймыш көннәренә кадәр тормыш юлы сурәтләнгән. Кәрим күпләргә үрнәк булырлык, үзенең тырышлыгы белән үзенә юл...
-
Балык Бистәсе Тукай урамында яшәүчеләр шатлана
Соңгы елларда Балык Бистәсе поселогының Тукай урамындагы юлларның торышы биредә яшәүчеләренең олы проблемасына әйләнгән иде.
-
Котлы Бөкәш мәктәбендә баһадирлар ярышты
Котлы Бөкәш мәктәбендә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Илгиз Әкъмәлетдинов истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды. Биредә Котлы Бөкәш, ДЮСШ, Биектау, Шомбыт, Күгәрчен, Күки, Яңа Арыштан, килгән мәктәп командалары көч сынашты.
-
"Дунай"операциясендә катнашучыларны эзлим
Безнен районнан 1968 -1970 елларда Германиядә хезмәт итеп Чехославакиядә "Дунай"операциясендә катнашучыларны газета аша эзлим.
-
Балык Бистәсе районы Корноухово авылы балалар бакчасы "Теремок" та көзге бал
Шушы көннәрдә Корноухово авылы "Теремок" балалар бакчасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрделәр. Әлеге күркәм чарага әти-әниләр, оныкларына карап сокланырга әби-бабайлар да килгән иде.
-
Бер фәлсәфә
Быел корбан гаете ялларында авылга әни янына кайткач, өй җыештырып йөргән чагында "Авыл офыклары"ның № 68 (7237) санын (3 нче сентябрь, 2003 нче ел) табып алдым. Һәм кызыксынып сумкама тыгып куйдым.
-
Балык Бистәсе район электр челтәре оешмасы коллективы үзләрен ветераннарын хөрмәтләде
Һәр елны, табигатьнең алтын көз фасылында Балык Бистәсе район электр челтәре оешмасы коллективы үзләрендә эшләгән, гомерләрен мондагы эшкә багышлаган хезмәт ветераннарын җыеп хөрмәтли.
-
Расилә Юсупова: "Сандугач оясы" (Хикәя)
Язгы сулар ташып, әкрен генә җирләр кипшерде. Кышкы суыклар, бигрәкләр дә инде, күңелгә ниндидер салкынлык өсти. Бураннары, җанны өшетеп, йөрәкне айкый.
-
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Ильмир Фатыйховтан җәйгә хат.
Әле кайчан гына соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәреп, 4 нче сыйныфны төгәлләп, чыгарылыш кичәләрен үткәргән идек. Инде менә бер елга үсеп, яңа көчләр туплап, мәктәбебезгә килдек. Быелгы җәй күңелгә уелып, матур истәлекләргә бай булып, вакыт узган саен аны сагынып сөйләрлек булып калды.
-
Күгәрченлеләр янгынны бердәм авызлыклаганнар
Күгәрчен авылында соңгы елларда янгын афәтенең халыкка курку салганы юк иде әле. Әмма күрше йортта чыккан янгын барыбызны да сагаерга мәҗбүр итте.
-
Гүзәл Хәбибуллина: "Кем сокланмас бүген сезгә карап..." (+фото)
Яшьлек дигәннәре чәчләрне бәсләргә күмеп, маңгайларга буразналар салып, сине Картлык дигән илдә ташлап калдырып, үтә дә китә икән. Әле күптән түгел генә гомерләренең алтын туйларын билгеләп үткән Корбанбикә һәм Александр Кузнецовларга да Картлык дигән ил бик еракта, каядыр офыклар артында кебек тоелгандыр.
-
Саубуллашу хисләрендә
Күңелдәге ачы югалту хисләре сулкып-сулкып хәтерне барлый. Сөләйман Садри улы Гизетдинов безнең гаиләнең генә түгел, дусларының, элекекеге хезмәттәшләренең якыны булып яшәде.