Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Саубуллашу хисләрендә

Күңелдәге ачы югалту хисләре сулкып-сулкып хәтерне барлый. Сөләйман Садри улы Гизетдинов безнең гаиләнең генә түгел, дусларының, элекекеге хезмәттәшләренең якыны булып яшәде.

Яшәде генә түгел, яшеннәр булып яшьнәп яшәде ул. Аны югалтканнан соң килеп кайгыбызны уртаклашучылардан ишеткән сүзләребез аның әле күпләрнең күңелендә озак яшәячәгенә ишәрәли. Без белмәгән изге гамәлләре дә биниһая булган икән. Гозер-сорау белән килүчеләрне кире бора белмәде шул. Кайда гына эшләмәсен, хезмәттәшләренең калканы булды. Элеккеге коллегаларының, дусларының аңа булган ихтирамы-хөрмәте аны соңгы юлга озаткан сәгатьләрдә тагын бер кабат расланды. Әле дә һәр көнебездә хәлебезне белеп торалар, кайтабыз да аны искә алабыз. Урыны оҗмахта булсын. Соңгы елларын бөтен күңеле белән дингә багышлаган иде, балаларны, оныкларны, якыннарны да изге юлдан- үз артыннан ияртә алды. Шушы хисләр тәэсириятендә якыныбызны озатырга килгән, авыр минутларыбызда кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузганнарга олуг рәхмәтләребез барып ирешсә иде.

Балык Бистәсеннән

Гизетдиновлар гаиләсе.

Фотосы: aif.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев