Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшьлек хатирәләре
Без Чаллыбаш авылында туып үскән кешеләр. Балачагыбыз шунда үтте. Һәркайсыбыз төрле якларга таралып, гаилә корып яшәсәк тә, авылыбызны онытмыйбыз. Җае булган саен бәйрәмнәрдә бергә җыелып туган нигезгә кайтабыз, урам әйләнәбез, яшьлек вакытларын искә төшерәбез.
-
Нигә Иске Арыш авылы чүп-чарга күмелгән?
Язгы ташу инде үткәндә калса да Иске Арыш авылында ташудан калган ерганаклар әле дә саклана. Авыл халкы ул ерганаклардан котылу чарасы итепме ул чокырларны чүп-чар тутырып куюны кулайрак күреп, күмеп куясылары килгән күрәсең. Элеге фотолар шуларның дәлиле булып тора.
-
Басма төзекләндерү эш планына кертеләчәк
Шушы көннәрдә безнең редакциябезгә Олы Елга авылында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде.
-
Балык Бистәсенең Олы Елга авыл басмасының такталары кая киткән?
Олы Елга авылы кешеләре безгә зур үтенеч белән хат юллаганнар.
-
Яңа Арыш авылы халкын сөендергәннәр
Рәзилә Мөхәммәтрахимова хәбәр иткәнчә, Яңа Арыш авылында күнелле вакыйгалар булып узган.
-
Гомер буе саклаган истәлек
Менә минем каршымда моннан 73 ел элек язылган солдат хаты һәм сугыш чоры балаларының истәлекләре язылган дәфтәр һәм тагын 1950 нче ел белән даталанган шигыръләр дәфтәре. Күпме гомерләр узган һәм инде авыр сугыш еллары ерагайган. Ә бу истәлекләр үзеннән-үзе сине шул чорга алып кайта.
-
“Собибор” филмын балаларга күрсәтергә ярыймы?” (Бер фикер)
Быел Собибор үлем лагеры әсирләренең азатлык өчен баш күтәрүләренә 75 ел була. Бу төрле ил,милләт кешеләренең берләшеп фашистларга каршы күтәрелүе турында уникаль тарихи вакыйга.
-
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы чишмәләргә бай
Югары Тегермәнлек матур табигатьле, чишмәләргә бай авыл.
-
Балык - Бистәсе пенсионерларының яшьләр өчен исе китми
Гаеп итәрләрме, юкмы, һәркемнең үз фикере. Аралашучы күп кенә танышларымның фикерен искә алган мәлдә, күңелемдә кайнаганымны гына җиткерәсем килде.
-
Балык - Бистәсендә яңа кибет ачылу көтелә
Безнең тирә-юньдә яшәүчеләр яхшы хәтерлиләрдер булса кирәк, техникумның тулай торагы астында кибет эшләп килде. Ни хикмәттер, ул бина соңгы елларда буш торды.
-
Мондый сугышны кабат күрергә язмасын иде.
1941 нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Илебезне фашистлар басып ала. Аны саклар өчен авылыбыздан бик күп ир-атлар: әтиләр, абыйлар,егетләр сугышка китәләр. Безнең әтинең бабасы Мингарипов Габделгазиз сугышның беренче көненнән алып азагына кадәр яуда булган,исән-сау әйләнеп кайткан.
-
Күгәрченнән 500 кеше сугышка киткән, аларның яртысы кайтмаган
Кугәрчен авылыннан да 500 дән артык ир-ат сугышка киткән.Шул кешеләрнең 250 гә якыны туган якларына кире әйләнеп кайткан.
-
Булат Галимов; "Әбиемне өзелеп сагынам"
Сугыш башланганда, минем әбием Фәрзекәева Гаишә 13 яшендә була. Ирләр сугышта булганга, бөтен эш хатын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Бөтен эш кул көче белән башкарыла.
-
Күгәрченнән Инзилә Сәләхиева кемне горурлыгы саный
Минем бабамның әтисе Сөләйман бабам - Икенче Бөтендөнья сугышында илебезнең азатлыгын яклап сугышкан солдатларның берсе.Бүгенге көндә тормышыбызның матур,күгебезнең аяз,иртәләребезнең тыныч булуында аның да өлеше бар.
-
Балык - Бистәсе районы Яңа Сала авылы шәфкать туташлары Гөлшат Төхвәтуллина белән Нурания Закировага авылдашлары рәхмәт җиткерә
Хөрмәтле «Авыл офыклары» газетасы хезмәткәрләре!