Без, 1999 нчы елда Үзбәкстан якларыннан Яңа Сала авылына кайтып урнаштык һәм шушы җирлектә 20 елга якын гомер итәбез. Олы кешеләр булгач авырып та китәбез, башка төрле ярдәмгә дә мохтаҗ булабыз. Шул сәбәпле, безгә һәрчак ярдәмгә килүче шәфкать туташлары Гөлшат Төхвәтуллина белән Нурания Закировага зур рәхмәтебезне газета аша җиткерәсебез килә. Бу безнең теләк кенә түгел, авылыбыздагы барча әби-бабайларның уртак рәхмәт хисләре.
Кызларыбыз бик ярдәмчел, аларның тәмле телләре, алып килгән даруларыннан да яхшырак дәва юк безгә.
Эш урыннары күршедәге Яңавылда урнашуга карамастан, кайчан хәбәр итсәң шунда ук килеп җитәләр. Һава торышының нинди булуына да карап тормыйлар. Сорасаң нинди дару кирәк - анысын да алып килеп бирәләр.
Без - әбиләр, очрашкан саен шул кызларны рәхмәт белән искә алып, аларның үзләренә дә саулык-сәламәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар телибез.
Авылдашлары исеменнән
Алия Сафиуллина.
Нет комментариев