Безгә язалар
Балык - Бистәсе пенсионерларының яшьләр өчен исе китми
Гаеп итәрләрме, юкмы, һәркемнең үз фикере. Аралашучы күп кенә танышларымның фикерен искә алган мәлдә, күңелемдә кайнаганымны гына җиткерәсем килде.
Яшьләргә эш юк дигән сүзләрне чат саен ишетәбез. Ә баксаң күпме учреждение, оешмаларда пенсия яшендәгеләр хезмәт куя. Пенсиягә чыгып 10-15 ел эшләгәннәре дә чамасыз күп бит әле. Үпкәләмәсләр, кайберләре килү, китү уе, пенсия бара, эш сәгате исәпләнә принцибы белән көн уздыралар.Араларында инвалидлыкка акча алучылары да аз түгел. Ул яктан район, Аллага шөкер, бик бай. Акча килә, башкасына борчылмыйлар. Имеш, балаларны укытасы, йортлы-тораклы, машиналы итәсе бар. Югыйсә бит, шул ук "мохтаҗ балалар" эш таба алмаудан интегәләр түгелме соң? Үзеңнеке булмаса, күршеңнеке, танышыңныкы синең һөнәрең буенча дипломын тотып эш эзләп йөри? Пенсия тиккә генә бирелмидер инде ул. Пенсиягә чыгып эшләп йөргән сыер савучыны, тракторчы-шоферны күргәнем юк дисәм дә дөрес булыр.
Райлә Дудко,
күп фатирлы йорт хуҗабикәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев