Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Инсаф Әгъзәмов( Балык Бистәсе): Туганнарымнан үрнәк алуны мең хәерлерәк саныйм
Борын-борын заманда, әле сез дә булмаганда, әле без дә булмаганда, Бохара шәһәре янында Әбүгалисина дигән галим яшәгән. Ул шундый тырыш, акыллы, зирәк булган, үзенең белемен гади хезмәт кешеләренә ярдәм итү, тормышларын җиңеләйтү өчен файдаланган. Галимнең даны еракларга таралган.
-
Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында чара узган
Ә сезнең балтадан әзерләнгән ботка ашаганыгыз бар идеме? Юктыр шул. Ә менә Корноухово авылы "Теремкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйларга әле шушы көннәрдә генә әлеге ризыкны авыз итеп карау бәхете эләкте. Мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр түгәрәгенә йөрүче балалар сабыйлар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Балтадан ботка" ("Каша из топора")...
-
Балык Бистәсендә дә “Аҗаган” уены узды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендәге "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә "Форпост" үзәге, "Яшармия" ("Юнармия") әгъзалары һәм мәктәп укучылары арасында хәрби- спорт ярышлары узды. Алия Хәбибуллина. (Язманы тулысынча газетаның алдагы санында укырсыз)
-
Балыклы Чүкәй мәктәбе укучысы Рәдиф Сафиуллин: нинди хәзинә калдырдың безгә!
Син- горурлыгыбыз
-
Балык Бистәсе Корноухово авылында татарча сөйләшергә яраталар
Корноухово авылында " Туган тел" бәйрәме якынлашу уңаеннан без - мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангычында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелде.
-
Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында нинди чара узган ?
Яхшылык эшләү көне уңаеннан Корнохово авылы "Теремкәй" балалар бакчасында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларда яхшылык, киң күңеллелек, бер-беренә карата дустанә мөнәсәбәт кебек күркәм сыйфатларны тәрбияләү, сабыйларда бәйрәм кәефе булдыру максатыннан "Яхшылык аланы" дип исемләнгән бик матур тәрбияви чара үткәрелде.
-
Балык Бистәсе Солтан авылында үзенчәлекле кичә үтте
11 февраль көнне Олы Солтан китапханәсе һәм мәдәният йортында «Мәхәббәт һәм дуслык» темасына "гашыйклар көне"нә багышланган чара үткәрелде. Кичәдә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре егетлэр һәм кызлар өчен төрле уеннар оештырдылар, викторинада үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар таптылар. Кичә дискотека белән бергә үрелеп барды һәм бик ошады.
-
Балык Бистәсе Яңа Арыш авылында ир-атларны хөрмәтләгәннәр
Һәр елның 15 нче февралендә илебездә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне зурлап билгеләп үтелә. 10 елга якын барган бу сугышта республикабыз 257, Советлар Союзының 15 мең сугышчысын югалту белән нокта куела. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтеркөнедә булып тора.
-
Балык Бистәсе гимназиясендә азга гына булса да кыңгыраулы мәктәп елларына әйләнеп кайттылар
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе гимназиясендә шушы белем бирү учагын тәмамлаган укучыларның һәр елны була торган онытылмас очрашу кичәсе булды.
-
Балык Бистәсе районының Солтан авылы иҗатчысы
Олы Солтанда яшәүче Сиринә Гарипованың осталыгы күпләрне шаккаттыра.
-
Балык Бистәсе Олы Солтан авылында студентлар очрашты
Шушы көннәрдә Олы Солтан авылы клубында студентлар белән очрашу кичәсе булып узды.
-
Күгәрчен мәктәбе укучылары колагына студентлар ни пышылдаган
Мәктәп тормышында укудан тыш, күңелле, шул ук вакытта файдалы чаралар да үткәрелеп тора. Әмма монысы үзгәрәк калыпларда узды.
-
Балык Бистәсе районы Корноухово авылында студентлар нигә җыелганнар( фотолар)
Кичә Корноухово авылы мәдәният йортында студентлар очрашты.
-
Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Әдилә Мингарипова: " Мин Өфедә булдым"
Кышкы каникул көннәре бик истәлекле үтте. Без гаиләбез белән Башкортстан республикасының Салават шәһәренә туганнарга кунакка бардык. Сигез сәгатьлек юлда мин тирә-як табигатен кузәтеп бардым. Төрле шәһәрләр,таулы юллардан үтәргә туры килде. Минем өчен иң истә калганы-Уфа шәһәрендә куелган Салават Юлаев һәйкәле. Мин аны үзебезнең Кремль янында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле белән...
-
Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Алсу Динмөхәммәтова:Кышкы урман
Һәр ел фасылының үзенә хас матурлыгы бар. Миңа кышкы табигать бигрәк тә ошый. Ә кышкы урманга барсаң,аның матурлыгына сокланып туеп булмый.