Укытучы булу – ул программа буенча белем бирү генә түгел, ә остаз, юл күрсәтүче һәм, беркадәр, киләчәкнең архитекторы булу дигән сүз.
Укытучы – ул балага зур дөньяга ишекләрне беренче булып ачучы кеше. Ул укырга һәм санарга гына түгел, дуслашырга, яхшылыкны начарлыктан аерырга да өйрәтә.
Ул һәр укучыда уникаль шәхесне күрә, сәләтләрен ачарга һәм үз көченә ышанырга ярдәм итә, хәтта бала үзендә шикләнгәндә дә. Шуңа күрә «укытучы» сүзе – ул һөнәрнең исеме генә түгел. Бу – зирәклек, сабырлык һәм кешегә ышану билгесе. Бу – тыйнак, көндәлек батырлык, аның җимешләре тиз генә күренми, әмма ул тулы буыннарның киләчәген билгели.
Укытучылар көне –белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм күңелләрен бирүче кешеләргә рәхмәт белдерү һәм аларга ихтирам күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Район Мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара укучылар чыгышы белән башланып китте. Район башлыгы Радик Ислямов әлеге хөрмәтле һөнәр вәкилләрен күркәм бәйрәм белән котлады һәм барысына да зур уңышлар теләде.
– Хөрмәтле укытучылар, остазлар! Һәр кешенең тормышында мәктәптә уку чоры бар. Сез барыбызны да чын кеше булырга, максатларга ирешергә, алдыбызда торган бурычларны хәл итәргә өйрәтәсез. Сезгә хезмәтегез, остазлыгыгыз, һәвәслегегез, гомерегезне укытуга багышлаганыгыз һәм балалар тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт, – диде район башлыгы.
Ул мәгариф ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укучылар залга чыгып аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков Татарстан Республикасы мәгариф министры, якташыбыз Илсур Һадиуллин исеменнән дә, шулай ук үз исеменнән дә җылы котлаулар тапшырды.
Барлык чыгыш ясаучылар да педагог хезмәтенең әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Хөрмәтләү өчен сәхнәгә күп еллар дәвамында балаларга белем бирүче һәм тәрбияләүче укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары чакырылды. Аларга тантаналы рәвештә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм укучыларның котлавы һәм аларның концерт номерлары белән дәвам итте.
Нет комментариев