Алмаларның тулып-пешкән чагы. Ә бу көннәрдә Балык Бистәсе 1нче гимназиясе ишегалдында алма төшәр урын да юк - ,,Көзге ярминкә» гөрләде.
Чәчәктән чәчәккә бал җыеп йөргән бал кортлары сыман, мәктәп яны гөж килә иде.Әти-әниләр, укучылар, класс җитәкчеләре, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре бердәм булып, барысы да бер җирдә кайнады. Кемдер сату-алу урынын әзерли, кемдер нәрсәдер күзәтә, урын җайлый, кемдер күптәнге танышын очратып, рәхәтләнеп аралаша.Әби-бабайлар, дәү әти, дәү әниләр оныклары белән килгәннәр, хәтта, нәни сабыйлары белән яшь әниләр дә бар иде.
Бу төр чаралар гаилә һәм мәктәп, укытучы һәм укучы, сыйныфлар арасын ныгыту көчен арттыра, бер-береңә ышанычны ныгыта, бердәмлеккә этәрә.Ә төрле милли киемнәр кигән укучыларыбызны, әниләребезне күрү, милли ризыкларыбыз белән бергә чынаяклы чәй һәм самоварның табын түрендә булуы милли чалымнарыбызның саклануына ишарә иде, булса кирәк.Кечесе-олысы да гореф-гадәт, йола, тәртип , кунак итү, сыйлау, аралашу әдәбен тоярга һәм сакларга , буыннан-буынга җиткерергә тырышырга тиеш, минемчә. Менә шундый үзгә җылылык тоярга мөмкин иде бу оештырылган чарада.
Элек-электән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр:чиккәннәр, теккәннәр, бәйләгәннәр, үргәннәр. Зәркәнчелек, балыкчылык, игенчелек, умартачылык, бакчачылык, аучылык белән кызыксынганнар. Укучыларыбызның, әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның да кызыксынулары күптөрле булуын да раслады әлеге мәктәп яны ярминкәсе, чөнки сатуда кул эшләрен дә, иҗади эшләрне дә күрергә мөмкин иде. Һөнәрле кеше - ил тотар ди, хезмәтне яратып, буш вакытыңны файдалы үткәрү-бәхет баскычына бер адым инде ул. Үз хезмәтеңнең тәмен тою, нәтиҗәсенә ирешү - икеләтә рәхәт.
Сату-алу эшенә өйрәнү башлангычы да , кешеләр белән аралашу күнекмәләрен булдыру да -кемнәр өчендер якты киләчәккә сызылган юл булыр: бәлкем, киләчәктә җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, җитәкчеләр,күренекле шәхесләр туар гимназиябездә.
Шат елмаю, көр күңел белән ризыкларның тәмен тоеп, эшеңнән канәгатьлек алган онытылмаслык һәм кабатланмаслык әлеге мизгелләр - мәктәп елларының бер хәтирәсе булып сакланыр.
Энҗе Галиуллина, Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Нет комментариев