Балык Бистәсеннән гуманитар ярдәм дәвам итә
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән гуманитар ярдәм дәвам итә

Рубежный шәһәренә 9 тонна гуманитар йөк китерелде. Составында – 4,5 тонна он, 1 тонна бәрәңге, ярмалар, балалар киемнәре, подгузниклар һәм китаплар бар.

 «Китерелгән әйберләр  барысы да гаризалар буенча җыелды. Берничә ай элек без дүрт тонна он китергән идек, бу юлы тагын алып бардык. Шулай ук бәрәңге, ярма һәм яшелчәләр алып килдек. Китапларны инде өченче тапкыр илтәбез. Башта алар кирәк булмас дип уйлаган идек, хәзер алар да заявкаларга керә», – диде район башлыгы Радик Ислямов.

 

Китапларны Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераннары җыя. Гуманитар ярдәмне формалаштыруда район халкы, мәктәпләр, балалар бакчалары, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр катнаша. Гуманитар үзәк халык өчен аралашу урынына да әйләнде: кешеләр китап алырга киләләр, алар белән алмашыналар һәм укыганнары турында фикер алышалар. Моннан тыш, Балык Бистәсе районы хәрбиләргә автомобиль, ике мотоцикл, генераторлар һәм туганнарының шәхси посылкаларын тапшырган. Йөкнең бер өлешен Донецк Халык Республикасындагы хәрби бүлекчәгә дә җибәргәннәр. 


«Ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә дә рәхмәт. Бездә битарафлар юк. Без бу эштә катнашкан һәркемгә зур хөрмәт белән карыйбыз», –дип ассызыклады Радик Ислямов. Районда яшәүчеләр һәм оешмалар тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 1,3 мең тоннадан артып киткән. 
 


Нет комментариев