«Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә...»
Җәмгыять

«Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә...»

Район үзәгендәге базарда үз бакчасы нигъмәтләрен халкыбызга тәкъдим итеп утыручы төркем арасында мөгаен иң өлкәне Мәдинә апа Галимҗановадыр.

Аны читтән күзәтеп торганда күңелемдә  ирексездән  элек сабантуй бәйрәмендә өлкән яшьтәге әбиләрнең тозлы кыяр, көнбагыш белән сату итеп бала-чаганы сөендерүләре яңарды.
Янәшәсендә буш урын булуыннан файдаланып  үзенең үткәне һәм бүгенге хәлләре турында әңгәмә корып җибәрергә булдым. 
Аның яшьлек еллары авыр елларга туры килгәнлектән   ачлыкны да, фәкыйрьлекне дә күп татырга туры килгән аңа. Шуңа карамастан  ул бер вакытта да күңел төшенкелегенә бирелеп, язмышына уфтанып утыра торганнардан түгел.

Гомерләр үтә икән ул

Узган гомер юллары турында хәтер янчыгын сүтеп утырганда да шаяртып, 5 сентябрьдә  «унсигез» яшемне тутырсам да,  өйдә утырасы килмәүдән кеше арасына чыгуым,  дип сөйләп китте башыннан үткәннәрне ул.

Аңа һич кенә дә 80 яшьне бирмәссең. Үткән кичерешләрен  онытмавы да  гаҗәпләндерә. Аның үз башыннан үткәннәрне алдагы көнне генә булган хәл төсле сүрәтләү чаралары кулланып сөйләвен тыңлаганда тормыш сынауларына бирешмәве аңлашыла.  
Ул сугыштан соңгы авыр елларда Гобәй авылында туып үскән. Әтисе Нотфулла абзый  белән әнисе Бибиҗамал апа колхозда  хезмәт куеп сигез бала тәрбияләп үстереп һәр кайсын олы тормыш юлына чыгарганнар, үз гаиләләрен корырга булышканнар.
Авыл җирендә яшәве җиңел булмаганлыктан Мәдинә апа да  мәктәпне тәмамлагач  фермага сыер саварга керә, өлкәннәр янәшәсендә  хезмәт тәҗрибәсе туплый, коллективта мактала.

Габделәхәт урлап алып кайта.

Бер көнне гадәттәгечә  кичке савымны тәмамлап тыныч күңел белән өенә кайтып барганда аны   Иске  Арыш авылы егете Габделәхәт урлап алып кайта.
Ул чорларда кыз урлау гадәти хәл буларак кабул ителгәнгә, кияүгә чыгуы  аның менә шулай килеп чыга. Кияү йортында өч ай гына яшәгәннән соң алар район үзәгенә күченәләр.


Районга күчеп килгәч Габделәхәт озак еллар  кирпеч заводында, аннан соң газ службасында хезмәт куя. Мәдинә 34 ел дәвамында сөт-май комбинатында  аппаратчы хезмәтен башкара. Әле дә ул  элеккеге эш урынында хезмәттәшләрен сагынып искә ала. Безгә дә  җитәкчеләре Ольга  Митрофанованың  коллективы турында кайгыртуын,  эш кешесенә игътибарлылыгын  һәм әле тагын  аның бик күп сокланырлык  изге гамәлләрен мактап телгә алды.

Мәдинә апа тормыш иптәше белән үзләре төсле тәвәккәл, эш сөючән кыз бала тәрбияләп үстерәләр.  

Мал – туарлар күп асрадык

Алар өч сыер, абзар тутырып терлекләр асрыйлар, кош-кортлар үрчетеп гомер итәләр.   Аннан соң  йортларын кызы гаиләсенә калдырып, алар үз киләчәкләре өчен тынычрак яңа урын сайлап күченәләр. Бергәләшеп анда күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, берсеннән-берсе яхшы сортлы 12 төп алмагач утырталар,  яшелчәчелеккә дә  зур өстенлек бирәләр. Икесе дә матур  итеп тырыш хезмәттә макталып лаеклы ялга чыгып үз  хезмәтләренең рәхәтен татып яши башлагач тормышлары кинәт аның өчен тукталып калгандай тоела. Тугыз ел элек һич көтмәгәндә ире мәңгегә арадан китеп баргач ул  озак вакытлар  үзенә ямь таба алмыйча нык борчыла.

Алма бакчасы


«Габделәхәт белән бергә үрчеткән алма бакчаларына чыгып үз-үземә юаныч ала идем. Бакчада йөреп кергәч күңелем тынычланып киткән кебек була иде», – дип искә ала ул чакларны Мәдинә апа.
Хәзерге вакытта Мәдинә апа кызы белән оныгының ярдәмен тоеп яши.


– Оныгым Роберт Шумково авылында фельдшер хезмәтен башкара. Ул мине һәрвакыт кайгыртып, минем өчен борчылып тора. Хуҗалык эшләремдә дә булыша.Мин аңа зур рәхмәтлемен.


Менә шундый гаҗәеп ачык йөзле, киң күңелле, һәр көнгә рәхмәтле булып гомер итүче әлеге апага без дә тыныч картлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләп калабыз.


Нет комментариев