Татарстанда 3 октябрьдә болытлы һава көтелә. Көндез яңгыр, җепшек кар явачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 16 метрга кадәр көчәя. Көндез һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев