Бүген, 1 октябрьдә, иртәнге сәгать 8.00дә Балык Бистәсе авылында сәнәгать һәм азык-төлек товарлары ярминкәсе старт алды.
Ярминкә кысаларында шулай ук 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр «Игелек кәрҗине» хәйрия акциясе уза, аның максаты - Балык Бистәсе районында мохтаҗ пенсионерларга ярдәм күрсәтү.
Моның өчен «Кайнар икмәк» кибетендә беренче кирәк-ярак азык-төлек җыю өчен махсус әрҗә урнаштырылды. Монда теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Беренче булып район башлыгы Радик Ислямов үрнәк күрсәтте, ул үзе үк әрҗәгә азык-төлек салып, барлык район халкын да үзеннән үрнәк алырга чакырды.
– Бу акция - безгә ярдәмгә мохтаҗ пенсионерларыбызга булышырга мөмкинлек бирә. Бу изге уртак эшкә үз өлешегезне кертергә чакырам, - дип билгеләп үтте Радик Ислямов.
Җыелган азык-төлекне ялгыз пенсионерларга һәм аз тәэмин ителгән гражданнарга тапшырачаклар.
Нет комментариев