Татарстан Рәисе  Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
Җәмгыять

Татарстан Рәисе Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

 «Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан без олы буын вәкилләренә ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның зирәклеге, игелеге һәм тормыш көче безне һәркөн илһамландырып тора. Әйдәгез, якыннарыбызга шалтыратырга, аларның хәлләрен белергә һәм сәламәтлекләре белән кызыксынырга онытмыйк.

Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Кадерлеләребезгә күңел җылылыгы һәм бәхетле гомер телим!» – дип котлады.

 


Нет комментариев