Республикабызда  уртача хезмәт хакы 100 мең сумга җиткән
Җәмгыять

Республикабызда уртача хезмәт хакы 100 мең сумга җиткән

Республиканың кече бизнесын да кертеп, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2026 елның җиде ае өчен уртача айлык хезмәт хакы 99,3 мең сум тәшкил иткән.

 Бу мәгълүматларны Татарстанстат китерә. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сумма 16,9%ка арткан, ә инфляцияне исәпкә алганда үсеш 9,3% булган.

Республикада иң югары хезмәт хакын мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләр ала. Монда җиде ай өчен уртача хезмәт хакы аена 161,7 мең сумга җиткән. Аннан соң финансистлар һәм иминиятчеләр — 143,9 мең сум, файдалы казылмалар чыгаручылар — 134,3 мең, эшкәртү производстволары — 128,2 мең һәм һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек белгечләре — 119,7 мең сум белән бара.

Калган тармаклар сизелерлек тыйнаграк күренә. Энергетикада уртача хезмәт хакы 109,9 мең сум, төзелештә 107,4 мең, ә мәдәният, спорт һәм ял оештыру өлкәсендә 98,3 мең сум тәшкил иткән.

Иң түбән керемнәр күчемсез милек өлкәсендә — монда уртача аена 60,7 мең сум түлиләр. Кунакханә һәм ресторан бизнесында хезмәт хакы 66,4 мең сум дәрәҗәсендә, административ эшчәнлек һәм аңа бәйле хезмәтләрдә 69,3 мең, башка хезмәтләрдә 70,4 мең сум. Авыл һәм урман хуҗалыгында, аучылыкта, балыкчылыкта һәм балык үрчетүдә уртача хезмәт хакы 73,9 мең сум, автомобильләрне ремонтлауны кертеп, күпләп һәм ваклап сатуда 74 мең, ә белем бирүдә 74,9 мең сум тәшкил иткән.

 


Нет комментариев