Равил Вәлиев: «Виноградның һәр сорты  игътибар сорый»
Җәмгыять

Равил Вәлиев: «Виноградның һәр сорты игътибар сорый»

Полянка авылыннан Равил Вәлиев - чын мавыгуның осталыкка әверелергә сәләтле булуын исбатлаган кеше.

Ул күп еллар виноград үстерә һәм бүген аның җиләкләре бөтен тирә-якта дан тота: эре, искиткеч татлы һәм сусыллар. Шушы еллар эчендә Равил чын бакчачы булып җитешә.

Кавказ пейзажларыннан үз  бакчама кадәр 


– Мин 2017 елда виноград үстерә башладым. Ерак юлларга йөргәндә Кавказга барырга туры килде, анда виноград бакчаларын күрдем һәм кызыксынып киттем», – дип искә ала Равил.
Нәкъ менә Көньяк плантацияләренең матурлыгы аны туган җирендә көчен сынап карарга рухландырган.
Бүген аның бакчасында виноградның  кырык сорты бар. «Виноградның һәр сортына аерым игътибар һәм кайгырту кирәк. Теләгән очракта бу һәркемнең көченнән килә. Атнага ике сәгать вакыт тапсаң виноград үстерү кыен түгел», –  ди ул.  

Кышка әзерлек серләре


Остаз виноград агачын кышка әзерләүгә аерым игътибар бирә. «Көзен агачы өлгерсен өчен виноград яфракларын калийлы ашлама белән тукландырырга кирәк. Сабагы яшел түгел, ә агач хәләтенә җитешкән булырга тиеш, югыйсә ул кышлый алмаячак», – дип аңлата Равил.
Калий үсемлеккә туклыклы матдәләр тупларга булыша.  Куакларны каплау уңайлы булсын өчен аларны җиңелчә авыш утырту яхшырак. 
Салкыннан саклауның мөһим нечкәлекләре бар: «Теләсә нәрсә белән капларга мөмкин, ләкин тычканнардан даруны куярга онытмаска кирәк».
Виноград уңышлары белән сөендерсен өчен системалы фунгицидлар белән профилактик эшкәртү кирәк. Ә артык ботакларны даими кисү эре тәлгәшләр формалашуга мөмкинлек бирә.

Куакларны үрчетү һәм яшәртү

Куакларны үрчетү һәм яшәртү – аерым осталык таләп итә.


Моның өчен өч бөреле ботаклар кирәк. Аларны мартка кадәр базда яки суыткычта  сакларга, ә 8 марттан соң  тамыр җибәрсен өчен суга куярга кирәк.  Тамырлар барлыкка килү белән, сабакларны чүлмәкләргә күчереп утыртырга һәм тәрәзә төбендә тотарга кирәк. Ачык грунтка яшь үсемлекләргә кырау төшү куркынычы булмаганда гына утырталар.
Равил Вәлиевның тарихы – хезмәт сөючәнлек һәм мавыгуның  зур уңышка китерүнең искиткеч үрнәге.


Нет комментариев