Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Әлегә яңа тарифлар тулысынча расланмаган. Алар карар кабул ителгән очракта 2027 елда эшли башлаячаДокументтан күренгәнчә, җиңел автомобильне техник карауның максималь бәясе 1202 сумнан 1270 сумга кадәр артачак.Үзгәрешләр транспортның башка төрләренә дә кагылачак.
Зур булмаган автобуслар өчен тариф – 2058 сумнан 2173 сумга кадәр; зур автобуслар өчен – 2486 сумнан 2625 сумга кадәр; җиңел йөк автомобильләрен һәм N1 категорияле фургоннарны техник карау 1315 сумнан 1389 сумга кадәр, ә N3 категорияле йөк машиналарын – 2588 сумнан 2855 сумга кадәр кыйммәтләнергә мөмкин.Мотоцикллар һәм башка мототранспорт өчен иң чик бәя 422 сумнан 446 сумга кадәр артачак.
Нет комментариев