Кояшлы, нурлы көн. Равил абый Мусинның ишек аллары, өй аллары һәм үзе яшәгән йорт эче пөхтәлек, зәвык белән балкый.
Чәчәкләр хуҗаның гына түгел, ә бу нигездәге тормышның да матурлыгын, чисталыгын сөйли. Бүгенге язмамның герое - Яңа Арыш авылының акыллы, сабыр һәм тырыш улы, 82 яшьлек Мусин Равил Сәлман улы. Аның тормыш юлы сугыш чоры авырлыклары белән үрелеп барган. 1944 елның салкын февраль аенда Сәлман абый белән Гөлсем апа гаиләсендә дөньяга килгән Равилгә бәхетле балачакны тулысынча татырга туры килми. Әтисе сугышка китеп, яраланып кайта, әмма сынмый.
Сугыштан соңгы авыр елларда ул гомере буе колхоз рәисе булып хезмәт итә. Халык белән уртак тел таба белгән, гадел һәм таләпчән җитәкче буларак, авылдашлары аны бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. Кызганыч, Сәлман абый 69 яшен тутырып бетерә алмый, якты дөньядан китеп бара. Равил абый әтисен сагынып, аның турындагы якты истәлекләрне кадерләп саклый. Равил абыйның әнисе Гөлсем апа исә Казан кызы. Аның язмышы да авыл халкы язмышына тыгыз бәйләнгән.
Яшь белгечне авылга туберкулез диспансерына шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Тиздән ул авылда фельдшер-акушер булып эшли башлый. Көне дә, төне дә хезмәттә уза аның. Кайбер төннәрен киемнәрен дә салмыйча кунарга туры килгән чаклары була, чөнки бәбиләүче хатыннар күп, аларны ат белән Панга авылына илтә торган булалар. «Ул вакыттагы хезмәтне сөйләп бетерерлек түгел, бик авыр, бик җаваплы иде», - дип искә ала аны авылдашлары. Авылдашларының истәлекләре геройның нинди нәселдән булуын ачык күрсәтә: «Мин аның Рәисә исемле кызлары белән бер сыйныфта укыдым. Әти-әниләре кебек үк, гаиләсе дә бик төгәл, акыллы булды», - ди Зәмзәмия Хөснетдинова. «Алар беркайчан да байлык артыннан кумады. Тормышлары бик матур, ипле булды»,- дип өсти Миңсылу Галимова.
Сәлман абый белән Гөлсем апа сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары - һәрберсе үз эшенең остасы, тирән фикерле, тырыш кешеләр. Равил абый үзе Яңа Арыш авылы мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач, тормыш арбасына җигелә. Колхозда ат җигеп эшли, кышларын өч ел скотник була. Аннары солдат хезмәтенә китә, анда да рульдән төшми - шофер булып хезмәт итә. Армиядән кайткач та, яраткан һөнәренә тугры кала. Тимерче булып та тир түгә, колхозның алыштыргысыз шоферы була. 1967 елның мартында аның тормышында иң бәхетле көннәрнең берсе була - ул Яңа Арыш авылының сабыр холыклы, уңган кызы Мәсүфа апа белән гаилә кора. Равил абый кибетче булып эшләүче чибәр кызга бер күрүдә гашыйк була. Мәсүфа апа да гомере буе авыл кибетендә намуслы хезмәт куя.
Алар бик матур, тату гомер кичерәләр, ике ул - Рафис белән Рафаэльне тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде уллары үз гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Тормыш юлында ачы хәсрәтләр дә читләтеп үтми аны. Моннан алты ел элек Равил абый тормыш иптәше Мәсүфәне соңгы юлга озата. «Ул вакыттагы дүрт ел бик авыр булды. Ярый әле балаларым, күршеләрем булды, алар ярдәм итте», - ди ул, яшьләнгән күзләрен яшереп. Ләкин сынмый Равил абый. Ул бүген дә ялгызы гына булса да, авыл халкының хөрмәтен тоеп, кадер-хөрмәттә яши. «Безгә артыгы кирәк булмады, дөнья кумадык. Булганына канәгать булып яшәдек», - ди ул, үткәннәренә йомгак ясап.
Күптән түгел генә өлкәннәр көне уңаеннан колхоз җитәкчелеге аны зурлап мулдан күчтәнәчләр китереп хөрмәтләгән. Равил абый бүгенге көнгә, һәр туган таңына чиксез рәхмәтле. Аның йөзендәге сабыр елмаю - бу гади генә түгел, ә намуслы хезмәт, тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган олы бер гомернең матур нәтиҗәсе.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Яңа Арыш авылы.
Нет комментариев