2030 елда Татарстан мөселманнары, бөтен дөньядагы дин кардәшләр кебек үк, Рамазан аен ике тапкыр каршы алачак.
Моның сәбәбе — ислам ай календаренең кояш календареннән якынча 11 көнгә кыскарак булу. Шуңа күрә Рамазан ае ел саен иртәрәк килә.
Беренче Рамазан ае, якынча исәпләүләр буенча, 2030 елның 5 гыйнварында кояш баегач башланачак. Ә шул ук елның 26 декабрендә икенче Рамазан ае җитәчәк.
Мондый хәл якынча 33 елга бер тапкыр кабатлана. Соңгы тапкыр мөселманнар Рамазан аен бер ел эчендә ике мәртәбә 1997 елда каршы алган.
Кышкы чорда көннәр кыскарак булганлыктан, ураза тоту вакыты да елның башка фасылларына караганда кыскарак булырга мөмкин.
Нет комментариев