Безгә язалар
Балык Бистәсе районы Корноухово авылы балалар бакчасы "Теремок" та көзге бал
Шушы көннәрдә Корноухово авылы "Теремок" балалар бакчасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрделәр. Әлеге күркәм чарага әти-әниләр, оныкларына карап сокланырга әби-бабайлар да килгән иде.
Сынатмады балалар. Матур-матур җырлары, берсеннән-берсе дәртле биюләре белән таң калдырдылар, урысча һәм татарча шигырьләр сөйләп, залдагыларны шаккаттырдылар. Алай гына да түгел, әкият геройларына үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Марфа әбигә көзге уңышларын җыярга булыштылар, табышмакларына бик тапкыр җавап бирделәр. Әбинең бакчасында үскән Чүп үләненә үзләренең шигырьләре аша нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген аңлаттылар. Бакча Карачкысына эш табарга да вәгъдә бирделәр. Балаларның тырышлыклары юкка булмады. Барысын да күзәтеп торган Көз Кызы аларны тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады, ә Марфа әби үз бакчасында үскән яшелчә һәм җиләк-җимештән авыз иттерде.
Балаларга һәм әти-әниләргә чын балачак бәйрәмен күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрүдә "Теремок" балалар бакчасы мөдире Любовь Максимова һәм тәрбиячеләрнең өлеше бик зур.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев