Безгә язалар
Котлы Бөкәш мәктәбендә баһадирлар ярышты
Котлы Бөкәш мәктәбендә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Илгиз Әкъмәлетдинов истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды. Биредә Котлы Бөкәш, ДЮСШ, Биектау, Шомбыт, Күгәрчен, Күки, Яңа Арыштан, килгән мәктәп командалары көч сынашты.
Бәйгенең иганәчеләре: ПО "Кама" кулланучылар җәмгыятенең җитәкчесе Раил Бариев, сыйныфташлар һәм дуслары. Мәктәп директоры Нәкыйф Сәләхиев барлык катнашучыларга исәнлек-саулык, укуларында зур уңышларга ирешүләрен, исән-сау гына, җәрәхәтләнмичә көрәшеп, гаделлек белән бил алышуларын теләде.
Менә, ниһаять, татарча көрәш эстафета алды. Бәйге кызганнан-кыза барды. Кызык та, мавыктыргыч та икән бу көрәш ярышы. Менә-менә җиңеләм дип барганда, соңгы көрәшченең җиңүе команданы алга чыгара да куя икән. Ә мондый очраклар җитәрлек булды ярыш барышында. Ә инде финал өлешенә берничә команда калгач, бу үзен аеруча сиздерә икән. Җанатарларыбыз да командалары өчен янып-көеп үзләре көрәшкәндәй хис итеп утырдылар. Ашханәдә пешекче апаларыбыз көрәшче егетләребезне кайнар аш белән тәэмин иттеләр. Көрәш үзенекен итте дигәндәй, урыннар да үз кешеләрен таптылар.
Ахырдан, җюри әгъзалары киңәшкәннән соң, түбәндәге нәтиҗәләр билгеле булды. Беренче урынга Котлы Бөкәш мәктәбе лаек булды (җитәкчесе И. Гайфуллин). Икенче-өченче урыннарда Күки мәктәбе (җитәкчесе М. Дияров), ДЮСШ лаек булдылар (җитәкчесе Р. Мөхәммәтшин)
Бәйгедә урын алучы баһадирларыбызга мактау кәгазьләре, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Егетләребезгә алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Рузидә Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев