Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күгәрченлеләр янгынны бердәм авызлыклаганнар

Күгәрчен авылында соңгы елларда янгын афәтенең халыкка курку салганы юк иде әле. Әмма күрше йортта чыккан янгын барыбызны да сагаерга мәҗбүр итте.

Санаулы минутлар эчендә ялкын бар милекне ялмап алды. Ул күрше йорттагыларга да күчәргә мөмкин иде. Янгынны вакытында күреп аны сүндерергә килгән авылдашларның булышлыгы гына башка хуҗалыкларны бәладан саклап калды. Шәхси тракторын су сиптергечкә көйләгән Илназ Гыймаевның беренче булып килүе янгынга киңәергә ирек бирмәде. Аның ярдәме гаять зур булды. Без аңа барыбыз да бик рәхмәтле. Әлбәттә, чакырылган янгын сүндерү машиналары да килеп җитте һәм утка киртә куелды. Югыйсә, корылык, урамыбыздагы агач йортлар янгын өчен тагын бер "азык" буласы иде. Моннан чыгып шуны гына әйтәсе килә, авыл халкы бәла-казаларда әүвәлгечә бер-берсенә булыша, ярдәмгә ашкына. Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары заманага җайлашмый, югалмый икән.

Шаһиевлар гаиләсе.

Күгәрчен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев