Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рәфидә Фәтхетдинова: "Балалар – безнең киләчәгебез!"
Бала... Баладан да газиз, баладан да кадерлерәк кем бар икән тагын? Әти-әнинең мәхәббәт җимеше, аларны берләштерүче җан иясе, аларның дәвамчысы... Ләкин ул берничек тә әйбер-предмет була алмый, аңа карата "Ул минеке генә, ничек телим - шулай тәрбиялим",-дип әйтергә һич тә ярамый. Ул - шәхес!!! Якты дөньяга килү белән ул үзенең...
-
Гүзәл Хәбибуллина: "Динилекме, әллә..."
Аллага күпләр ышана, ә Аллаһы аларның һәммәсенә дә ышанып бетми. Мартти Ларни.
-
Дөньяга акча хуҗамы, әллә...
Уйлап карасаң ниндидер кәгазь кисәге дөнья белән идарә итә диярсең. Җиде гасыр инде кешелек коррупция (ришвәтчелек) белән көрәшә. Чыннан да, барысы да шулай куркынычмы?
-
Тәнзилә Закирова - Күгәрчен мәктәбенең тынгысыз җанлы педагогы
Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә, дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Бу сүзләр Күгәрчен мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова турында әйтелгән кебек.
-
Гөлсинә абыстай: "Мәчетебез авылыбызга нур сибеп, бәракәт өстәп торсын"
Август аенда Яңа Арыш авылында бик зур тантана булды. Ул көнне яңа мәчет ачтылар. Бу безнең өчен зур шатлыклы вакыйга.
-
Гүзәл Хәбибуллина: “Татарстан – туган йортыбыз!” (фотолар)
13 нче август көнне балаларда гражданлык, толерантлык һәм милләтпарвәрлек хисләрен тәрбияләү максатыннан Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен "Татарстан - безнең туган йортыбыз" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
-
Гүзәл Хәбибуллина: "Бардым әле багучыга"
Беркөнне минем кулга шәһәр җирендә бушлай таратылучы гәҗитләрнең берсе килеп керде. Күзем гәҗитнең "Услуги" дигән җиренә төште. Монда иң күп белдерүләр кемнәрдән диеп уйлыйсыз? Әлбәттә, күрәзчеләрдән, багучылардан, экстрасенслардан, җәмәгать!
-
Анатолий Байдаров: “Мин дә сибелгән халкымның, бер газиз баласы ла...”
Авыл җиреннән чит илләргә китеп, үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче кешеләр бармак белән генә санарлык була торгандыр ул. Кечерәк авылларда бигрәк тә үзенең язмышын ерак чит илләр белән бәйләүчеләр ярты гасырга бер генә туа торгандыр, мөгаен.
-
Гүзәл Хәбибуллина: "Бала – бәламе?"
Быел Казаннан күршебезгә бер шәһәр малае җәйге ялга әбисенә кунакка кайтты. Үсеп, җитдиләнеп киткән кунак малае дигәннәре! Аны күрүгә, моннан 3 ел элек әлеге малай белән булган бик кызыклы (ә бәлки кызганычтыр) вакыйга искә төште.
-
Тәзкирә Хөснуллина: "Игелегегез җирдә ятмас"
4 нче июль көнне улым Ринатны армия хезмәтенә озаттык. Ялгыз канат булып бала үстерү дә, үсеп җиткәч кешедән ким-хур итми табын корып хөрмәтләп озату да җиңелләрдән түгел. Авыл халкы ураза фитрасы сәдакасы белән миңа чыгымнарны күтәрергә булышты. Бу эштә башлап йөрүче авылыбыз имамы Фердинанд хәзрәткә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ә...
-
"Авылыбыз белән сөенәбез"
Яраткан газетабыз аша авылыбыз җирлеге башлыгы Вәкил Һашим улы Һаҗиевка куйган күпкырлы хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
-
Гүзәл Хәбибуллина: "Авыртмаган башка тимер тарак"
Көнгә чыктыңмы, өстә утыручы түрәләр нинди генә яңа кануннар уйлап чыгармыйлар.
-
Балык Бистәсе укучылары бәйрәмле сәяхәттә булып кайттылар
Менә, ниһаять, көтеп алынган җәйге каникуллар да килеп җитте.
-
Балык Бистәсендә “бәхет почмагы” кайда булачак? (фотолар)
Көндәлек мәшәкатьләр белән еш кына районда булган үзгәрешләргә игътибар биреп җиткермибез. Ә бит кунакка кайтучылар матур үзгәрешләрне шулчак күреп алалар. "Балык Бистәсе үсә, матурлана",-ди алар.Чыннан да, соңгы елларда үзәкне матурлау максатында зуур эшләр башкарыла. Әле менә күптән түгел генә Кама елгасы буенда олы ял мәйданын торгызу эшләре башланды.
-
Балык Бистәсе районы Корноухово авылында" Рәсәй – туган илебез"исеме астында чара узды ( фотолар)
12 нче июнь көнне Корноухово мәдәният йортында "Рәсәй - безнең туган илебез" диеп исемләнгән бик күңелле һәм мавыктыргыч чара үткәрелде