Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Дөньяга акча хуҗамы, әллә...

Уйлап карасаң ниндидер кәгазь кисәге дөнья белән идарә итә диярсең. Җиде гасыр инде кешелек коррупция (ришвәтчелек) белән көрәшә. Чыннан да, барысы да шулай куркынычмы?

Элекке вакытлардан бирле кешеләр "яхшы яшисең килсә, яхшы түлә" принцибы белән яшиләр. Югары көчне (Аллаһы Тәгалә) онытып, тормыштагы комсызлык һәм саранлыкка күпләребез ияләнеп барабыз бугай. Яшәү рәвешебезнең һәрбер өлкәсендә "акча" кәгазе үзенең көчен күрсәтә. Сәламәтлек, белем алу һәм башка тармакларда бу аеруча күзгә нык ташлана. Без, кешеләр кемнәргә тиңләшеп утырабыз? Мал-туар да тамагы ачкач кына ашарга сорый башлый. Ә кешеләргә һаман аз, күбрәк кирәк.
Бу "комсызлык" чирен җиңеп буламы? Мине, яшь буынны, бу мәсьәлә аеруча кызыксындыра. Шул сорауларыма җавап эзләп мин Балык Бистәсе муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Радик Гарифуллинга мөрәҗәгать иттем:
- Радик Рашитович! Күпләрдә "коррупция" сүзе "ришвәтчелек" белән синоним шикелле кабул ителә. Нәрсә соң ул "коррупция"? Аның тарихы кайларга барып тоташа?
- Коррупциягә каршы көрәшүнең төп принциплары, аны булдырмауда хокукый чаралар системасы «О противодействии коррупции» Федераль законында беркетелгән. Коррупция - ул ришвәт бирү, аны алу, эш урыныннан, эш буенча үзеңә буйсынучы физик затларны үз максатларыңда файдалану. Сакланган елъязмалардан күренгәнчә, ришвәтчелек Борынгы Русьтә ук барлыкка килгән һәм аның белән җитди көрәш шул чорда ук башланган.
- Коррупция белән көрәш чаралары нидән гыйбарәт соң?
- Аның белән көрәшүнең ике юлы бар: хакимият эшчәнлегенең "үтә күренмәле" булуы һәм җәмәгатьчелек катнашуы. Хакимиятнең ачыклыгы, аңлаешлылыгы, аның эшенә дөрес юнәлеш бирү мөмкинлекләре булу кирәк. Ә җәмәгатьчелек катнашуы - ул җәмгыять структураларының хакимият карарларын әзерләүдә, кабул итүдә һәм үтәлешен тикшерү мөмкинлеге булу. Чиновникның шәхси тәртибе, үз-үзен тотышы шулай ук коррупция белән көрәштә зур роль уйный.
- Балыкбистәлеләрнең көндәлек тормышында коррупция белән бәйле күренешләр очрыймы?
- 2012 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр коррупциягә бәйле җинаятьләре өчен җиде авыл җирлеге башлыгы һәм Балык Бистәсе шәһәре башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе җавапка тартылдылар. Алар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр нигезендә җир участоклары законсыз рәвештә рәсмиләштерү ята.
Әңгәмәмне мин район Советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Рөстәм Җамалиев белән дәвам итәм.
- Рөстәм Рәсимович, безнең районда коррупциягә каршы комиссия бармы? Аңын составына кемнәр керә? Закон бозу очракларын ачыклау өчен нинди чаралар кулланыла?
- 1990 еллар уртасына бу "чир" дөньякүләм проблема буларак танылды, аңа каршы төбәкара һәм дәүләт оешмалары тарафыннан көрәш җәелдерелде. Безнең районда да коррупциягә каршы комиссиясе эшләп килә һәм аның эшчәнлегенә район муниципаль башлыгы Илһам Валеев җитәкчелек итә. Комиссиягә район башкарма комитетының бүлек хезмәткәрләре, контроль хисап, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет палаталары вәкилләре, җирле үзидарә һәм иҗтимагый оешма вәкилләре керә.
Комиссиянең төп максаты:
- коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен хәл иткәндә җирле үзидарә, муниципаль район, хакимият, хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмаларның үзара аңлашып эшләвен тәэмин итү;
- муниципаль нормативларны һәм проектларны кабул итүгә тәкъдим иткәнче коррупциягә каршы экспертиза үткәрү;
- районда коррупциягә каршы көрәшнең оештыру-методик базасын камилләштерүдә катнашу.
Комиссия эшчәнлеге турындагы бөтен мәгълүмат муниципаль районның рәсми сайтында, «Противодействие коррупции» бүлегендә урнашкан.
- Коррупция килеп чыгуның төп сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
- Минемчә, төп сәбәп, халыкның законны белмәве яки аңлап бетермәве. Бу үзвакытында кәнәфидә утыручыларга төрле бюрократик каршылыклар ясау өчен мөмкинлек бирә.
- "Коррупция" дигән төшенчә югалырмы икән?
- Бу сорауга төгәл җавап бирүе кыен. Ни кызганыч, бүгенге көндә ул һәрбер өлкәдә диярлек тамыр җәйгән. Тик бердәм , кискен көрәш үзенең нәтиҗәләрен бирми калмас һәм тормышыбыз бу афәттән котылыр. Русча әйткәндә: "Вопрос времени".
Беләсезме, без бит барысына үзебез сәбәпче. "Аллаһы Тәгалә Кешене барлыкка китергән, кеше акча уйлап тапкан, ә акча кешене акылсызландырган"-диләр. Әйдәгез, бу хакта ныгытып, акыл аша уйланыйк әле. Шунысын да онытмыйк, ришвәтне бирүче, алучы да бер үк җаваплылык тоталар. Ә аның өчен җәза катгый каралган.
Алия Хәбибуллина.
Фотосы: oboi.kards.qip.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев