Тәнзилә Закирова - Күгәрчен мәктәбенең тынгысыз җанлы педагогы
Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә, дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Бу сүзләр Күгәрчен мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова турында әйтелгән кебек.
Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Тәнзилә Әсәтулла кызы дәресләргә бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Балаларга шәхес буларак каравы белән укучылар арасында авторитетлы ул. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Аның укучылары "Авыл офыклары" һәм "Сабантуй" газеталары белән нык элемтәдә. Аларның язган хикәяләре, шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы мәкаләләре матбугатта даими басылып тор. Шунысын да искә төшереп узыйк, ул бик күп газета-журналларга язылып "ТАТМЕДИА" оештырган бәйгеләрдә җиңү яулады. Укучылары белән җөмһүриятебезнең истәлекле урыннарында, музейларда, театрларда экскурсияләрдә еш булалар. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.
Аның укучылары ел саен район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңү яулыйлар. Еш кына фәнни-практик конференцияләрдә катнашып призлы урыннарга ия булалар. Республика күләмендә үткәрелгән Каюм Насыйри һәм Туфан Миңнуллин укуларында чыгыш ясыйлар һәм башка бәйгеләрдә актив катнашып җиңүләргә ирешәләр.
Тәнзилә Әсәтулла кызының укучылары төрле инша, шигырь сөйләүчеләр конкурсларында да актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Район күләмендә үткәрелгән бөек язучыбыз Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь бәйгесендә призлы урыннар алып кайттылар.
Тәнзилә Әсәтулла кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Риза Фәхретдин исемендәге XII республика укуларында һәм Төмән өлкәсенең 70 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-практик конференциясендә узенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Тәнзилә Әсәтулла кызы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары, "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2014 нче елда Татарстан Респуликасының "Иң яхшы укытучы" грантына ия булды. Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын туктаусыз камилләштерә. Быелгы уку елында да ул "Авыл укытучысы" бәйгесендә катнашуын дәвам итә.
Тынгысыз җанлы һәм һәрчак яңалыкка омтылучы педагог яшь укытучыларга тәҗрибәле остаз, төпле киңәшче булып тора.
Күгәрчен урта мәктәбенең
укыту-тәрбия буенча директор
урынбасары Гөлназ Әгъзәмова.
Фотосы: liveinperm.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев