Районда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Җәмгыять

Районда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Шушы көннәрдә район башлыгы Радик Ислямов катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Анда террорчылыкны профилактикалау һәм радикаль идеологияләргә каршы торуның актуаль мәсьәләләре каралды.   
Көн тәртибенә алдагы утырыш карарларын үтәү мәсьәләләре, террорчылык идеологиясенә каршы тору өлкәсендә эшне оештыру буенча күчмә тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар арасында профилактик эшне камилләштерү чаралары кертелде.

Радикаль идеологияләрнең яшьләргә йогынтысы билгеләрен вакытында ачыклауга аерым игътибар бирделәр.

Фикер алышу йомгаклары буенча профилактик эшне көчәйтү һәм кызыксынган хезмәтләрнең, педагогларның һәм ата-аналарның үзара хезмәттәшлеге кирәклеге ассызыкланды.
Хөрмәтле әти-әниләр һәм педагоглар! Балаларның мәнфәгатьләренә, аларның даирәсенә һәм үз-үзләрен тотышына игътибарлы булыгыз. Ышанычлы диалог һәм бала тормышындагы үзгәрешләргә вакытында игътибар итү мөмкин булган куркынычларны кисәтергә ярдәм итәчәк. Балалар һәм яшьләрнең иминлеген тәэмин итү – безнең уртак җаваплылыгыбыз.


Нет комментариев