Күпләргә үрнәк булырлык Равил Нәҗимов
Җәмгыять

Күпләргә үрнәк булырлык Равил Нәҗимов

Әллә инде әти-әнисенең тәрбиясе үтемле булган, алар гаиләләре белән районыбызда төпләнеп, үз тормышларын күпләргә үрнәк булырлык итеп алып барулары белән мактаулы.

Кече яшьтән балалары күңелендә авыл тормышына зур мәхәббәт тәрбияли алган әти-әниләргә сокланырлык. Бар гомерен районыбызның игенчелек тармагында, киеренке хезмәттә үткәргән Равил Кыям улы Нәҗимовның әти-әнисе дә шундый мәртәбәгә ия. Равил районыбызга бик күп данлыклы шәхесләр биргән Кече Әшнәк авылында, хезмәт сөючән гаиләдә олы малай булып дөньяга килгән.

Әтисе Кыям абзый белән әнисе Фәүзия апа абзар тутырып терлекләр асрап, шәхси тормышларын башкалардан ким итмичә алып баралар. Алар ике улы белән кызларына да үз үрнәкләрендә яхшы тәрбия бирәләр. Равил Олы Солтан мәктәбенә йөреп урта белем ала. Шәһәргә китеп институтка укырга керергә уйлап йөргәндә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Егет үз өлешенә тигән бурычын ерак Польша чигендә үткәрә. Киләчәк тормышына үзенең кайбер уй-фикерләренә дә шунда төпле төзәтмәләр кертә.

Шуңа егет хәрби хезмәтеннән соң югары уку йортына бармыйча, ул чорларда тирә-юньгә дәрәҗәсе белән танылган Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Укуын тәмамлагач аны районыбызның Шумково авылындагы Фрунзе исемендәге колхозына баш агроном итеп җибәрәләр. Ул чорларда зур абруй казанган колхоз рәисе Тәлгать Сафиуллин янәшәсендә егет бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплый. Үзенең булачак гомер юлдашын да ул биредә очрата.

Шулай итеп берничә елдан соң алар Олы Укмас авылы кызы Асилә белән никахлашып үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Сокланырлык матур тормыш юлы үтеп, үзләре төсле уңган-булган ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әнә шулай яңа хезмәт урынында тамыр җибәреп, күпләргә үрнәк булып яшәп ятканда район җитәкчелеге аны Рус Әшнәгенең «Знамя коммунизма» колхозына партия оешмасы секретаре итеп күчерә. Күрәмсең, район җитәкчелеге егетнең авыл хуҗалыгы производствосын яхшы белүен һәм оештыру сәләтенә ия булуын алдан чамалагандыр. Яңа урында ике ел эшләгәч аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар.

Берничә елдан соң районда да үзгәрешләр башлана. Шулай итеп, аңа биредә озак еллар авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкләргә туры килә. Бай хезмәт чыныгуына ия булган төпле хезмәткәрләрне туплап район җитәкчелеге тәкъдиме белән кабат яңа хезмәт оештырыла. Ике меңенче еллардан соң Котлы Бөкәштән Раиф Хәмидуллин, Дамир Ногманов, Илдус Шакиров кебек тәҗрибәле белгечләр белән бергә Равил Нәҗимов та Рус Әшнәге авылында беренче булып үзенең фермерлык хуҗалыгын оештырып җибәрә. Бу әзер хуҗалыкны җитәкләү генә түгел шул. Монда барысын да яңа баштан оештырып, бары тик үз көчеңә һәм тырышлыгыңа ышанып эшләү кирәк. Иң элек үл үз пай җирләре белән бергә авылдашларыныкын да арендага ала, 188 гектар җир биләмәсен эшкәртеп, яңа хезмәтенә нигез сала.

Шуннан соң 25 баш таналар кайтара. Монда күп хезмәтне аның үзенә башкарырга туры килә. Тракторына утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, малларын тәрбияли. Җир биләмәсе 500 гектардан, сыерларының баш саны 50 дән арткач аңа авылдашлары Владимир Казаев, Николай Муравеев, Владимир Степанов кебек тәҗрибәле механизаторлар һәм Петр Балмин, Таисия Петушкова кебек хезмәт сөючән терлекчеләр ярдәмгә килә. Әле еш кына хатыны Асилә дә сыер саварга булыша.

Кыскасы, 20 елга якын фермер булып эшләп, быел ул үзенең 47 нче урагында катнашуы, кырда үзе игеп үстергән икмәген җыеп суктыруы белән горурлана. Куйган хезмәтенең нәтиҗәсе сөенечле булгач кәефләр күтәрелә, ди фермер. Аңа киләчәктә дә куанычлы уңышлар насыйп булсын!
 


Нет комментариев