"Авылыбыз белән сөенәбез"
Яраткан газетабыз аша авылыбыз җирлеге башлыгы Вәкил Һашим улы Һаҗиевка куйган күпкырлы хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Бер ел элек ул безнең Рус Әшнәге авылына җитәкче булып килгәч булган үзгәреш, яңарышларга барыбыз да чиксез сөенәбез. Күз генә тия күрмәсен үзенә, әйткән сүзендә нык тора, вәгъдәсен һәрвакыт үтәргә тырыша. Шуңа авыл халкы бик тиз үз итте үзен. Иң куанычлысы, һәр эштә үзе башлап йөри. Кем генә аңа ярдәм сорап кермәсен, ул берәүне дә кире бормый. Гозереңне игътибар белән тыңлый, авыл аксакаллары белән киңәшләшә белә. Башкарган эшләрне санап та чыгарлык түгел. Авылда татар зираты барлыкка килде. Урамнар ремонтланды, ул такыр, чиста һәм якты бүген. Күп еллар дәвамында халыкның тәмам үзәгенә үткән күпернең ремонтлануына да бөтен авылыбыз белән сөенәбез. Чөнки элек аның аша үтүе мең җәфа иде. Карап торуы да күңелле хәзер аңа. Болар бар да авыл хуҗасының үз халкы турында уйлавын, кайгыртучанлыгын раслый, аларның проблемаларын уңай чишәргә тырышуын күрсәтә. Аннары һәркем белән җиңел аралаша, тиз уртак тел таба белә ул. Авылыбызда бәйрәмнәр, истәлекле даталар уңаеннан оештырылган чаралар да хәзер мәгънәле, кызыклы, авыл кешеләренең активлыгы белән үтә. Җитәкчебез үз вазыйфасын күңелен биреп башкара. Аның барлык уй-теләкләре чынга ашсын, үзен Ходай саулыктан аермасын иде.
Барлык авыл кешеләре исеменнән: Анна Хайруллина, Петр Бурайкин, Антонина Чечнева.
Фотосы: nedvizhimost.mitula.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев