Гүзәл Хәбибуллина: "Динилекме, әллә..."
Аллага күпләр ышана, ә Аллаһы аларның һәммәсенә дә ышанып бетми. Мартти Ларни.
Әлеге тема турында мин шактый гына уйланып йөрдем. Әлбәттә, бу язманы укыгач, мине гаепләүчеләр, минем фикеремне хуплап, яклаучылар да булмый калмас. Ләкин ни генә булмасын, әйләнә-тирәдә булган, шәхсән үзем күреп һәм ишетеп белгән ачы хакыйкатькә тиң хәлләрне гайбәт итеп түгел, ә гыйбрәт итеп укучыларга тәкъдим итәргә булдым.
Матбугатта динебез, телебез, милләтебез турында язмалар даими рәвештә басылып килә. Әмма, ни кызганыч, еш кына аянычларына юлыгыла. Араларында татар телен белмәүне динсезлек, имансызлык белән бәйләп караучы язмалар да, мәчетләрдә вәгазьләрнең урысча укылуыннан зур проблема ясап, лаф орган мәкаләләр дә, Казан үзәгендәге мәчетләргә татарларга караганда Урта Азия, Кавказ кешеләренең күбрәк йөрүенә чаң сугып, элек зур гөнаһларга батып, бүген "абыстай булам", дип, яулыкка төренгән ханым һәм туташларны әлеге адымга барганчы яхшылап уйларга өндәүче язмалар да шактый.
Яулык ябып, "мин биш вакыт намаз укыйм, ураза тотам", диеп масаеп йөргән кайбер ханым һәм туташларга (авт. берүк гаепләмәгез) башкачарак карыйм мин. Зур хөрмәтем һәм ихтирамым бу очракта алар адресына юнәлмәгән, әлбәттә. Киресенчә, бар эшләгән эшен тышка чыгарып салмыйча гына, биш вакыт намазын укып, уразасын тотып, саваплы эшләр кылып яшәүчеләргә карата хөрмәтем бик зур минем. Андыйларның йөзләрендә нур уйнап тора.
Соңгы елларда дин бик көчәеп китте, син дә мулла, мин дә мулла, дигәндәй, яулыклы кызларыбыз да, дингә килүче егетләребез дә арта бара. Мөслимә туташ һәм ханымнарның килешле итеп тегелгән киемнәренә мин һәрчак сокланып карап китә идем. Ләкин моннан 5-6 ел элек бер танышым белән булган вакыйга мине сагаерга мәҗбүр итте.
1 нче каналда "Клон" сериалы барган вакытлар иде ул. Уйнаучы артистларның баштанаяк матур итеп киенүләрен, үзенчәлекле итеп бизәнүләрен күреп, таң калып утырганым әле дә истә. Менә шул елларда үтеп керде дә инде безнең базарларыбызга, кибетләребезгә берсеннән-берсе матур яулыклар, мөселман хатын-кызларыбыз өчен махсус тегелгән затлы кием-салымнар.
Беркөн танышым аяк йөзеннән итәк киеп, башына яулык бәйләп йөри башлады. Һәрчак заманча киенеп йөргән танышымның бу гамәле миңа сәер булып тоелды.
-Син дин юлына бастыңмыни? Кай арада һәм кемнән өйрәндең намазлар укырга? - дип сорыйм беркөн моңардан.
-Син нәрсә, ычкындың мәллә?! - дип кычкырып көлеп җибәрде ул. - Заманадан артта калып булмый бит инде. Че-то охота, стала в платках ходить. Аның бит базарларда ниндиләре генә юк, дускаем.
-Әти-әниең ничек кабул итте моны? - дим.
-Да это же временно. Мода бетә, мин дә салып ташлаячакмын яулыгымны,-дип җавап биреп, шаккаттырды танышым.
Көнчыгыш сериаллары, мода кайбер яшьләребезгә бу кадәр үк нык тәэсир итәдер, дип уйламаган идем. Шушы вакыйгадан соң юлымда очраган һәрбер мөселман кызын күрүгә, ни өчендер, бары тик модага ияреп кенә яулык бәйләгән танышым күз алдыма килеп баса.
Әлбәттә, беркемне дә бер казанга салып кайнатуым түгел, ләкин тормышыңда булган иң күңелсез вакыйгалар - көтмәгән җирдән аркама пычак кадаучылар, иң авыр вакытларда, нахак сүзләр сөйләп, намусымны тапларга, киләчәгемне һәм бүгенге тормышымны җимерергә тырышучылар да яулык астына яшеренеп, "мин биш вакыт намаз укыйм, ураза тотам, дингә ышанам", диеп, үзләрен дини кеше итеп атаучылар (муллалар турында сүз бармый бу очракта) белән бәйле. Алар эшләгән "изгелекләрне" бик теләсәң дә, онытып була торган түгел. Андыйларга мин әле хәзер дә шикләнеп карыйм, уяурак булырга тырышам. Еллар аша сыналганнарына түгел, әлбәттә. Әмма тормышымда якыннарым, танышларым белән булган күңелсез вакыйгалар мине шундый сәер һәм куркыныч уйларга этәрә, ышанычны югалта.
Татар башын татар ашар, дигәндәй, үзеңнең татарлыгыңнан оялып куйган чаклар да була. Әле күптән түгел генә матбугатта Түбән Кама шәһәреннән Нурисә апа Габдуллинаның бер бик күңелсез язмасы басылып чыккан иде. Анда мондый юллар бар: "...Бу хәл узган ел булды, һәм күңелгә авыр таш булып утырып калды. Бер ел узды, мин аны искә алып, үземчә анализларга тырышам.
Ураза вакыты. Форсаттан файдаланып, кичке сюжет төшерергә баручы төркемгә ияреп, өйгә кайтам. Мәчет янындагы тукталышта светофорда туктадык. Матур итеп киенгән олы яшьтәге апалар юл аша чыгалар. Әле ифтарга шактый вакыт булса да, алар иртәрәк барып, табын әзерләргә ярдәм итә, кемдер Коръән укый, дога кыла… Шунда безнең машинадагы берсе: «Ач мөселманнар тыгынырга чаба», - диде. Һич арттыру түгел бу. Динемне, милләтемне мыскыл иткәндә, мин тыелып кала алмыйм, ә монда бер мәлгә телсез калдым. Чөнки, секунды белән, бугазда төер барлыкка килде. Әлеге авыр сүзләрне татар, әмма дингә бөтенләй ышанмаучы кеше әйтте бит. Менә бу юлларны язганда да күзләрем яшьләнде. Апалар мәчеткә таба юлларын дәвам итте. Безнең машина да кузгалды. Ни хикмәт, юлыбыз мәчет ягына борылды. Шул чакта мин: «Сөбханаллаһ! Безнең мөселман хатыннары нинди күркәм һәм сабыр. Шушы челләдә ашамый-эчми түзәләр, ә эшсез тора алмыйлар», - дип куйдым. Салонда авыр тынлык урнашты".
24 нче июль көнне Казанның Иске татар бистәсендә Иске Шәһәр перефектурасы "Болгар" радиосы белән берлектә Теләчедәге авыру балалар йортына ярдәм йөзеннән Хәйрия ярминкәсе үткәрде. Бик югары дәрәҗәдә оештырылган чарага кеше дә шактый җыелган иде. Күп тә үтмәде, матбугатта Илфак Шиһаповның бик әрнеп язган "Уйлабрак кыланырга иде, хәзрәт!" дигән язмасы басылып чыкты. "Бар да яхшы үтте...Тик менә" диеп башланып киткән язмада автор чара ахырына якынлашып килгәндә, "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясаганда кайдандыр бер сакаллы бабайның килеп чыгып, үзен "Хәзрәт", дип атап, "янәшәдә генә мәчет, җырларга ярамый монда", дип, ямьсез итеп акырып, бәйрәмнең ямен җибәрүен җан ачысы белән яза.
Әлеге язмаларны укыгач, башка милләт вәкилләренең "татар барда хәтәр бар", дигән сүзләре искә төшә. Нишлисең бит, бүген бездә Мөхәммәт пәйгамбәрдән дә изгерәк булырга тырышучылар күбәеп китте. Булсыннар - бу аларның үз эше. Тик менә ятим балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган чын татарча бәйрәмне бозарга беркемнең дә хакы юк иде, минемчә. Мондый гамәлләре белән алар телебезнең, динебезнең һәм дә милләтебезнең дәрәҗәсен генә төшерәләр. Чыннан да, дини булдым, сакал үстереп, яулык яптым, дигәч тә, ул бит әле кешеләрне рәнҗетергә тиеш дигән сүз түгел, һәрнәрсәнең чамасын белергә, һәр гамәл уйлап башкарылырга тиеш.
Моннан бер ел элек үземә дә шәхсән минем өчен бик тә күңелсез тоелган вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Корбан гаете яллары иде. Кемдер корбан чала, корбан ашлары үткәрә, туган-тумача, күрше-күлән һәм дә якыннарына корбан ите тарата. Шул көннәрнең берсендә бер бик якын танышыма корбан ите китерә килдем. Керә-керешкә ул мине: " Ииии, Алланың рәхмәте яусын, әле кичә генә Фәлән дә корбан ите китергән иде. Менә балалар да кайткач, аш пешердем, әйдә, корбан ашыннан авыз ит",-дип табын янына дәште. Ризыктан өстен булырга ярамаса да, баш тартып, чәй генә эчәргә дип, өстәл артына утырдым. Ул да булмады, өйгә кергән малае: "Мәгез, ашагыз әле, тәмле булганмы?" - диеп, өстәлгә, суыткычтан алып, чучка итеннән ясалган шашлык китереп куйды. Танышым, улына рәхмәтләрен әйтә-әйтә, суынып, майлары катырга да өлгергән ике-өч кисәк шашлык алды да, алдында торган кап-кайнар корбан ашы шулпасына салды. Миңа каз тәннәре чыкты! Әле күптән түгел генә "Аллага шөкер, әкренләп намазга басып киләм", -дип сөйләнеп торган танышымның әлеге гамәле мине өнсез калдырды. Ул, минем эчке хисләремне аңлап булса кирәк: "Чучка ни дә, сарык ни. Хәләл хезмәт белән тапкан маллары. Ризыкның харамы юк ла аның. Зина кылып, гөнаһ җыеп йөрү түгел әле", -дип сөйләнеп алды.
Мин тиз генә амин тотып, китәргә ашыктым. Үзләре әйтмешли, биш вакыт намазын укып, чучка итен ашаучыларны кяфер дими, тагын ни дисең инде?! Мин дин буенча белгеч түгел. Биш вакыт намаз укыйм, дип тә, бер көн калдырмый ураза тотам, дип тә мактана алмыйм. Ләкин нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген аерырлык аек акыллы әле.
Безгә "мәчетләрдә вәгазьләр урысча укыла, мәчетләргә кеше йөрми", дип чаң сугарга түгел, ә бары тик модага ияреп кенә "мөселман булырга" тырышучы яшьләребезнең күбәюенә, "хәзрәт, абыстай" исеме астына яшеренеп, кеше рәнҗетүче акыллыбашларның артуыннан куркырга, сакланырга кирәк.
Татар халкы гомер-гомердән кимсетелеп килгән халык. Аңлаешсыз һәм тупас гамәлләребез белән үз-үзебездән көлеп, үз-үзебезне мыскыл итмичә генә, балаларыбыз һәм оныкларыбызга үрнәк күрсәтеп, татар булуыбыз белән горурланып яшәргә өйрәнәсе иде, җәмәгать! Икейөзлелек, кешелексезлек һәм әдәпсезлек сыйфатлары безне һич кенә дә бизәми...
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты.
Фотосы: info-islam.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев