Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гүзәл Хәбибуллина: "Бардым әле багучыга"

Беркөнне минем кулга шәһәр җирендә бушлай таратылучы гәҗитләрнең берсе килеп керде. Күзем гәҗитнең "Услуги" дигән җиренә төште. Монда иң күп белдерүләр кемнәрдән диеп уйлыйсыз? Әлбәттә, күрәзчеләрдән, багучылардан, экстрасенслардан, җәмәгать!

Нинди генә хезмәтләр тәкъдим итми алар: бозым кайтару, сөйгән ярыңның мәхәббәтен яулау һәм күрәзәлек итү - исең китәрлек. Шушындый "матур" белдерүләрнең капкынына килеп эләгеп, соңгы тиеннәренә кадәр чыгарып салган халыкны кызганам мин. Бар бит ул күрәзәчеләргә, төрле экстрасенсларга чын күңелдән ышанып, алар кушканча яшәүчеләр. Арабызда азмыни шушындый шарлатаннар аркасында бал мөлкәтеннән колак какканнар?!

Соңгы елларда бигрәк күбәеп киттеләр шул алар. Ә нәрсә? Азрак артистлык сәләтең булып, намусы чиста булмаганнарга кеше талап баюның иң кулай ысулларының берсе. Килештереп кыланырга телевизордан төрле тапшыруларны күрсәтеп кенә торалар. Әйтик, ТНТ каналыннан инде ничә еллардан бирле баручы "Битва экстрасенсов"ны гына алыйк. Шулай ук хәзер ТВ3 каналында баручы, имеш, реаль фактларга нигезләнеп эшләнгән "Гадалка", "Слепая" тапшырулары. Халык йотлыгып-йотлыгып карый шуларны. Минем танышларым арасында да шундыйлар байтак. Араларында кайберләре әле хәтта аларның нәрсәгә өйрәтүләрен куен дәфтәренә язып та бара.

Тормышка чыккан елны бик мактап, бик тә үгетли торгач, ерак туганымның бер күрәзәче танышы янына барырга ризалаштым. "Ярар, бик яхшы булгач, барып кайтыйк." Килеп керүгә безне ягымлы гына бер ханым каршы алды. Үземнең аңа биреләчәк сорауларымны бер учка туплап, аерым бүлмәгә иң беренче мин кердем. "Сөйлә, нәрсә борчый сине, нигә килдең?" - ди бу миңа. Ә мин, "сораргамы-юкмы", дигәндәй, аның күзләренә карап, сорау бирдем. "Әни булу бәхете миңа кайчан елмаячак?" -дим, гәрчә мин инде бу сорауга җавапны күптән белсәм дә. Ә теге ханым, миңа күзләремне йомарга боерып, уң кулымны эчемә куярга кушты да сөйләнеп китте: "Тагын биш айдан - апрельдә авырга узачаксың, ел ахырында кыз бала табачаксың. Кызың җиде айлык булып, җитлекмичә туачак",-диде. Аннан, минем әле быел гына тормышка чыгуым, әлеге туачак кызыбыз безнең беренче балабыз икәнлеген, әллә нинди зур ачышлар ясагандай, тезеп китте. Кулымда ялтырап торган балдагымны күрә торып, бала турында сораганымны ишеткәч, мондый сүзләрне әйтү өчен әллә ни сәләткә ия булу мәҗбүри түгелдер инде, минемчә.

Әлеге "бик яхшы" багучының бер сүзе дә дөреслеккә туры килмәде. Август аенда мин - нәкъ тугыз ай дигәндә тупырдап торган ир бала таптым. Ә әлеге ханым һаман күрәзәлек итә. Кайлардан гына килмиләр аның янына. Хәтта, алдан язылып кына, аңа эләгергә мөмкинсең, дип тә сөйлиләр.

Еллар узып, улыма өч яшь тулгач, аның каршысына янә барырга туры килде миңа. Көтмәгәндә дустым бик сорагач, юлны күрсәтергә туры килде. Таныды ул мине, җәмәгать! Үземнең теге җитлекмичә туган кызымның хәлләре белән дә кызыксынды әле. "Аллага шөкер, үсәбез, өч яшьне тутырдык инде", - дидем мин, янымда уйнап утырган улыма ымлап. Ул нидер әйтергә дип, авызын гына ачкан иде, мин сөйләвемне дәвам иттем: "Сез ялгыштыгыз бит ул чакта. Мин бернинди дә кыз бала тапмадым, Сезнең янга килгәндә мин инде бәби көтә идем, ә Сез шуны да белмәдегез, бала да җитлегеп туды", - дидем. Ә ул, үзен якларга маташып, болай диде: "Мин беркайчан да ялгышмыйм! Балаларны роддомда алмаштырганнар". Аның бу сүзләре минем ачуымны чыгарды. "Тузга язмаган нәрсәләр сөйләмәгез инде, зинһар! Сезгә бер дә килешми. Улыма карагыз да миңа карагыз", - дидем мин, башка сүз куертмыйча гына. Мин, ул көнне бала тудыру йортында бәби тапкан хатыннардан бар тик бер мин генә ир бала тапканлыгымны искәртеп, улымның бер тамчы су кебек үземә охшаганлыгына басым ясап, аклануны кирәк санамадым. Үзенең ни дәрәҗәдә "оста" багучы икәнлеген ул үзе дә бик яхшы белә.

Кеше язмышына өч төрле юл языла, диләр. Багучылар шул юлларның бары тик берсен генә алдан күрү сәләтенә ия. Ә без кайбер очракта башка беркемгә дә мәгълүм булмаган язмыш сукмакларыннан китә алабыз. Бәхет өмет иткәннәр төрле киртәләргә юлыгырга, киресенчә, сикәлтәле, урау юлларга сабыр һәм тыныч кына караганнар бәхеткә уралып яшәргә мөмкин. Юкка гына борынгылар безне, "Багучыга барма, башыңа бәла алма", - дип кисәтмәгәннәрдер инде.

Гүзәл Хәбибуллина.

Фотосы: rf-smi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев