Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында" Рәсәй – туган илебез"исеме астында чара узды ( фотолар)

12 нче июнь көнне Корноухово мәдәният йортында "Рәсәй - безнең туган илебез" диеп исемләнгән бик күңелле һәм мавыктыргыч чара үткәрелде

. Әлеге чара 14 яшькәчә балаларны истә тотып оештырылса да, яшүсмер егет - кызларыбыз да бик теләп катнашты әлеге чарада. Өч өлештән торган программа Рәсәй гимнын тыңлаудан башланып китеп, уеннар, төрле бәйгеләр, кызыклы викториналар белән ачык һавада дәвам итте. Балалар белән бергәләшеп Рәсәебезнең төм билгеләре булып саналган гимн, герб һәм флаглар турында сөйләштек, бергәләшеп тарихи пәһлеваннарны барладык. Балалар чарага кунакка диеп килгән гүзәл Василисаның биремнәрен дә бик зур осталык белән башкарып чыктылар : ярыша - ярыша пазл җыйдылар, Василиса белән бергәләшеп агач кашыкларда да уйнарга өйрәнделәр, викторина сорауларына да бик тапкыр гына җавап бирделәр.

Чараның өченче өлешендә исә катнашучылар үз көчләрен капчык киеп сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек бәйгеләрдә сынап карадылар. Егет - кызларыбызның тырышлыклары юкка китмәде, командалар арасында дуслык җиңеп чыкты. Балаларның шатлыклы авазлары авылыбыз урамнарын яңгыраткандыр мөгаен бу көнне. Киләчәктә дә илләребез имин, тыныч булып, сабыйларның шатлыклы авызларыннан яңгырап торсын иде!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев