Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Ильмир Фатыйховтан җәйгә хат.

Әле кайчан гына соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәреп, 4 нче сыйныфны төгәлләп, чыгарылыш кичәләрен үткәргән идек. Инде менә бер елга үсеп, яңа көчләр туплап, мәктәбебезгә килдек. Быелгы җәй күңелгә уелып, матур истәлекләргә бай булып, вакыт узган саен аны сагынып сөйләрлек булып калды.

Күңелле итеп гөрләтеп Сабан туйлары бәйрәм иттек. Теләче районы Орымширмә авылында "Яулык җыю" чарасында да катнаштым.

Ач капкаңны керәбез,

Ачмасыңны беләбез,

Ерак юлны якын итеп,

Хәл белергә киләбез, - диеп җырлап,яулык җыеп йөрдек.

Көннәр кыздыра башлагач, көн саен диярлек Мишәгә су коенырга йөрдек, Камага да бардык,бассейнга да теләп йөрдек. Казанга Аквапаркка да барып күңел ачып кайттык, хәтта.

Мин үзем балыкка йөрергә яратам, шуңа күрә әти белән дә, бабай белән дә балыкка йөрдек.

Ул балыкны үзең тотып, тартып чыгарулары нинди рәхәт кичереш бит ул!

Гел генә бәйрәм итеп йөргән дип уйлма, җәй. Бакчада чүп утарга да, көн саен яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибәргә дә өлгердем анысы. Әле нәни энемне дә карарга булыштым әти-әнигә. Ул бик шаян, гел карап кына торасы үзен. Укытучы апам биргән китапларны да укырга вакыт таптым. Аларның эчтәлекләрен дәфтәргә язып бардым. Авылда Дәү әни белән Дәү әтигә дә теләп булыштым. Матур "Йолдыз"танабызны көтүдә көттек. Менә шулай сентябрь җиткәнен, җәй, синең үткәнеңне, сизмичә дә калдык.

Хәзер инде яхшы итеп, тырышып укырга! Киләсе җәйләрне сагынып көтеп алырга калды.

Сау бул, минем ямьле кояшлы җәем.

Ильмир Фатыйхов ,

Балык Бистәсе районы ,

Күгәрчен урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

фото surprisse.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев