Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гармунчы Нурзалия апа Әшнәк халкының көтеп алган кунагы

- Авылга кунакка кайткач "Чыршы бәйрәменә" клубка барган идем. Сәхнәдә олы яшьтәге бер ханым үзе гармун уйный, үзе матур итеп җырлый. Шундый талантлар да бармы икәнни авылда, дип гаҗәпләндем,-дигән иде Олы Әшнәккә кайткан бер кияү.

Сүзем Кече Әшнәк авылында туып, үскән, хәзерге вакытта район үзәгендә яшәүче Нурзалия апа Фролова турында. Олы Әшнәк мәктәбендә укыганлыктан ул анда да еш кунак була. Җырчыларны да чакыра, үзе дә җырлый. "Без чакыруга хәзер кайтып җитә, беркайчан да кире какмый, рәхмәт аңа",-ди Нурзалия апа турында мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзилә Рисаева. Ә Кече Әшнәк клубында Нурзалия ападан башка бернинди бәйрәм чарасы да узмый. Авыл халкы да аның чыгышларын көтеп ала. Нурзалия апа Фролова барысына да җитешә, утыз сигез ел инде район газ котельныенда оператор булып эшли. Эштән бушаган вакытларда шәл бәйли, баянда уйный. Газета аша аңа зур рәхмәтебезне җиткереп, озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез. Моң чишмәсе саекмасын, ике авыл халкын үзенең моңлы җырлары белән гел сөендереп торсын иде.

Кече Әшнәк аввылы клуб мөдире Нәзиха Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев