Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бер фәлсәфә

Быел корбан гаете ялларында авылга әни янына кайткач, өй җыештырып йөргән чагында "Авыл офыклары"ның № 68 (7237) санын (3 нче сентябрь, 2003 нче ел) табып алдым. Һәм кызыксынып сумкама тыгып куйдым.

Менә беркөн шул сумкамнан әлеге гәҗит килеп чыкты да, күңелне кызыксыну хисе биләп алды. Кая, минәйтәм, яңа гасырның беренче елларында ниндирәк булган икән безнең тормышыбыз, диеп, 13 ел элек чыккан гәҗитне тәмләп укый башладым. Тормышыбызда булган кайбер үзгәрешләр, инде безнең арадан киткән, үзем күреп, ишетеп белгән шәхесләрне берәм-берәм күзаллап утырдым. Еллар үтә, тик гәҗиткә теркәлгән вакыйгалар-алар тарих битләренә күчкән ядкарь булып сакланалар. Бергәләп күзәтү ясыйк әле.
Гомумән, ул елларда күп кенә колхозларның, иген кырларының гөрләп торганлыгы гәҗитнең беренче битеннән үк күзгә ташлана."Авыл офыклары" ның беренче битен 26 ел руль артында йөргән, "Урахча" совхозының алдынгы шоферы Сергей Талалаевның фотосы бизи. Әлеге санның алхәбәре булып "Кыр эшләренә - оешканлык!" исеме астында басылган чәчү, туңга сөрү кебек мөһим эшләрдә колхоз исемнәрен яктыркан язма торадыр, мөгаен. Колхозлар исемлегендә үз авылыңның атамасын күргәч, ирексездән кайчандыр трактор тавышыннан шаулап торган басу-кырлар күз алдына килә. Колакта көн-төн эшләп торган амбар станокларының тавышы яңгырап киткәндәй була. Шунда ук калын кара хәрефләр белән кыр батырлары исемлеге дә бирелгән. "Кама"дан Фәргат Хәмидуллин белән Зиннур Сибгатуллин, "Чүкәй" дә Фәррах Вәлиуллин, "Олы Кульга" дан Александр Логинов һәм "Яңа Арыш" тан Юныс Мөхәммәтрәхимов.
Гәҗит 3 нче сентябрь саны булганлыктан, берничә язма редакция журналистларының теге яисә бу мәктәптә булып, андагы тормышны тасвирлавы турында. А. Шафигуллин, мәсәлән, Югары Тегермәнлек мәктәбенә кунак булып килгән. Беренче сыйныфка 8 бала керәсе икән (үзалдыма "вәзгыять әллә ни үзгәреш кичермәгән", - диеп уйлап куйдым). "Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры М. Мостафин ачып җибәрде", - диелгән. Кемнәр бар да, кемнәр юк, дигәндәй, Мәгъсүм абыйның безнең арадан киткәненә дә берничә ел инде.
Ул чактагы районыбыз башлыгы Равил Хәйруллин Котлы Бөкәш урта мәктәбендә бәйрәм тантанасында катнашкан булган икән. 13 ел элек мәктәп бусагасын 23 бала атлап кергән, ә чыгарылыш сыйныфка 70 укучы килгән. Сөбханалла дими, ни дисең тагын?! Кайчандыр редакциянең алыштыргысыз журналисты булган В. Родионовның да "Логос" крестьян-фермерлык хуҗалыгы турында мактап, сокланып, берсеннән-берсе матур фотолар белән баетылып язылган "Җирдә нәкъ менә шулай эшләргә кирәк" дигән саллы гына язмасы да XX гасырга алып кайта. Олы Кульганың ындыр табагы мөдире Михаил Андреевич Кархалевның эшчәнлегенә сокланып язылган кечкенә генә язма да зур бер кызыксыну белән укыла. Хәзерге балаларга шул еллардагы зур-зур фермаларда күпмешәр төркем сыерлар, таналар, бозаулар, дуңгызлар һәм атлар асраганнары турында сөйләсәң, алар ышанмаслар, бик тырышып ышандырырга маташсаң да, кычкырып көләрләр иде. Дөрес, аларның урынын районыбызда яңа төзелгән заманча комплекслар алыштырды. Ял көннәрендә әти-әнигә ияреп, фермага эшкә менү, дистәләгән бозауларга, тана-сыерларга исемнәр кушып йөргәнемне һаман да хәтерлим әле мин. Кызыл күлмәкләрне киеп, үгезләр конюшнясына үгезләрне котыртырга баруымны искә төшергән саен, "Алла саклаган инде", диеп, исәнлегемә шөкер итеп куям.
Үги әтисен үтергәне өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 28 яшьлек берәү турында район прокуроры урынбасары Рәнис Мөхсинов язган "Үлемгә китергән гауга" исемле язманы укыгач, "Бу бәндә иреккә чыккандыр инде", дигән куркыныч уйларга биреләсең. Эчкечелек элеккеге генә түгел, бүгенге җәмгыятебезнең дә зур бер дошманы, мәңге хәл ителә алмаслык бер проблемасы бугай. Әлеге язма - җәмгыятебезнең ничә еллар дәвамында килгән черек үзәкле булуын күрсәтүче мисалларның берсе. Мондый хәлләр артуга, елдан-ел куркыныч төс алуга барганы инде хәзер беркемгә дә сер түгел.
Күңелсезләнебрәк мәкаләләр укыганда, күзем күңелгә җылы йөгерерлек язмага төште. Ул Илсөя Вәлиеваның якташ язучыбыз Вакыйф ага Нуруллин белән булган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән әңгәмәсе. Һәр сүзеннән, һәр җөмләсеннән туган як, туган җир, әти-әнигә карата булган олы хөрмәт, соклану һәм ярату бөркелеп торган язмада проблеманы да атап үтә язучы. "Шәһәрдә татар әдәбияты белән кызыксынучылар көннән-көн кими", - ди ул. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә дә, ни кызганыч, кулына тотып китап укучылар сафы кими бара. Хәзер һәркем виртуаль дөньяда яши шул.
Менә шулай, җәмәгать, гәҗитләр саргайган, үзебез олыгайган. Тик яшәеш - спираль диеп тиккә генә әйтмиләрдер. Кешелек дөньясының асылы һаман бер тирәлеккә- матур өметләргә барып тоташа. Ә язмама килгәндә, 13 елдан соңгы гап-гади бер фәлсәфә каләмемә чорналды да менә шундый уйларга китерде, хатирәләрне яңартты!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев