Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе район электр челтәре оешмасы коллективы үзләрен ветераннарын хөрмәтләде

Һәр елны, табигатьнең алтын көз фасылында Балык Бистәсе район электр челтәре оешмасы коллективы үзләрендә эшләгән, гомерләрен мондагы эшкә багышлаган хезмәт ветераннарын җыеп хөрмәтли.

Гадәттәгечә, очрашуны РЭС начальнигы Ринат Хәмидуллин ветераннарга котлау һәм матур теләкләр җиткерүдән башлады. Ул чыгышында аларның вакытында эшкә тулы көчләрен биреп эшләгәннәре, яшьләр белән үзләренең олы тәҗрибәләрен уртаклашканнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмчә хәзерләнгән табын артында өлкәннәр үзләре өчен кадерле булган хезмәт елларын искә төшерделәр, көлешеп тә, елашып та алдылар. Хәзерге үзләренең өй мәшәкатьләре, оныклары турында һәм башка күп төрле яңалыкларын уртаклаштылар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан алар актив тормыш алып баралар, балык тотарга йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр, "Будь здоров" клубы әгъзалары булып торучылар да бар. Гомумән әйткәндә, яшьләргә үрнәк мисал алар.

Өлкәннәр көне үткәрү барыбыз өчен дә зур вакыйга, олыларыбызны хөрмәт итәргә өйрәтә, аларның безнең өчен никадәр кадерле икәнлекләрен күрсәтә.

Саубуллашканда ветераннарыбыз күрсәткән игътибарлылыкка олы рәхмәтләр әйтеп, эшебездә уңышлар теләп хушлаштылар. Алга таба да очрашулар теләделәр. Кызганыч, сәламәтлекләре аркасында очрашуга килә алмаучылар да булды. Тик бер ветераныбыз да игътибарсыз калмады, өйләренә барып хәлләрен белдек, бүләкләр тапшырдык.

Эльвира Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев