Гүзәл Хәбибуллина: "Кем сокланмас бүген сезгә карап..." (+фото)
Яшьлек дигәннәре чәчләрне бәсләргә күмеп, маңгайларга буразналар салып, сине Картлык дигән илдә ташлап калдырып, үтә дә китә икән. Әле күптән түгел генә гомерләренең алтын туйларын билгеләп үткән Корбанбикә һәм Александр Кузнецовларга да Картлык дигән ил бик еракта, каядыр офыклар артында кебек тоелгандыр.
Бүген алар тигез картлыкларына куанып, балаларының, онык һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп, гомерләренең алтын туйларына җитеп, Корноухово авылында гомер кичереп яталар. Хәер, туйлар уздырып, вәгъдәләр алышып, балдаклар алмашырга вакытлары булмый аларның. Ул елларны сагынып, елмаю белән искә ала Кузнецовлар.
- Мин үзем 1947 нче елгы, Питрәч районы Урыс Сәрдесе (Русская Серда) авылыннан, ә Роза (Александр иптәшенә шулай дип дәшә) шушы Корноухово кызы, - дип сөйләп китте Александр, ул елларны хәтерендә яңартып. 8 нче сыйныфтан соң язмыш җиле Корбанбикә апаны Питрәч районы Урыс Казысы (Русские Казыли) авылына алып килә. Ул анда лаборант булып хезмәт куя, ә Александрның бар теләге Арча педагогия училищесына укырга керү була. Тик 14 яшьлек егетнең хыялы чынга ашмый. Һәм аны туган авылы мәктәбенә пионервожатый итеп куялар. Соңыннан аны Урыс Казысындагы интернатка тәрбияче итеп билгелиләр. Ике йөрәк 1965 нче елның 4 нче августында таныша. 1966 нчы елның 6 нчы августында мөселман йолаларына туры китереп никах укытып, шул ук елның 19 нчы августында язылышып, бергә яши башлыйлар. Үзләренең язылышу тарихын көлә-көлә безгә дә бәян итеп алды Александр.
- 1966 нчы елның 19 нчы августында сәгать дүрткә Урыс Сәрдесенә авыл советына язылышырга чакырды безне рәис. Безнең Керәшен Сәрдесендә эшләгән чагыбыз. Эш белән шул дәрәҗәдә мавыгылып кителгән ки, без хәтта язылышырга барасын да онытып җибәргәнбез. Карыйбыз, сәгать өч тулып, дүртенче иткән. Авыллар арасы берничә чакрым. Без Корбанбикә белән "ни булса, шул булыр", - дип, эш киемнәрен дә алмаштырып тормыйча, таулар, калкулыклар һәм сулыклар аша юлны кыскартып, авыл советына йөгердек. Ә ишектә йозак. Мин югалып калмадым, рәиснең кайда яшәгәнлеген беләм, Корбанбикәне җитәкләдем дә, рәиснең өйләрен барып кереп, "без язылышырга килдек", - дидем. Балдаклар, туй күлмәкләре дип тә аптырамадык. Балдакны да 45 ел бергә яшәгәч - сапфир туйларына алып кияләр Кузнецовлар.
Кызлары Лариса тугач, 1969 нчы елда Корноуховога килеп төпләнә яшь гаилә. Корбанбикә апа мәктәпкә лаборант булып эшкә керә һәм лаеклы ялга киткәнчегә кадәр шунда хезмәт куя. Александр исә совхозга эшкә урнаша. СПТУ га укырга кереп, механизатор һөнәрен үзләштерә. Пенсиягә яшенә җиткәнче механик-инженер булып эшли.
Уллары турында бик яратып, бик горурланып сөйли Кузнецовлар. "Эш сөючән, тырыш, булган ул минем Андрей. Җиденче сыйныфтан ук инде комбайн ярдәмчесе булып эшләде, үзебезнең янда - авылда калды, ярдәм кирәк булса, килеп, булышып тора. Тормышта иң зур терәгем дә, киңәшчем дә ул минем", - дип, гоурланып, улының иңнәреннән кочып ала Александр. Ул арада: "Киленебез Анна да бик тырыш булды. Үз хәләл көчләре белән көн итәләр. Балаларының рәхәтләрен күрсеннәр, рәхәт яшәсеннәр", - дип Корбанбикә апа да сүзгә кушыла.
Балаларының, онык һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп, һәр аткан таңның кадерен белеп, бүгенге көнгә шөкерана итеп, башкалар сокланырлык итеп яши Кузнецовлар. Еллар аша саклап килгән сөю хисе әле бүген дә аларның күз карашларында да, бер-берсенә булган кадер-хөрмәтендә дә, гамәлләрендә дә чагыла. 50 ел яшәү дәверендә кыенлыклар да, шатлыклы мизегелләр дә булмаган түгелдер. Ләкин тормыш шул үткәннәр белән кадерле дә. Киләчәкләре дә бүгенгедәй матур һәм соклангыч булып, тигез картлыкта, гомерләренең зөбәрҗәт, тимер туйларына җитәргә язсын!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев