Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы үзешчәннәре сәхнәдә
Кайда гына барсалар, нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясасалар да күгәрченлеләрнең чыгышы һәрчак мактарлык булыр. Тамаша залының тулы булуы, үзешчәннәргә яуган көчле алкышлар, ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре—гади бер дәлил генә. Шушы ук сәхнәдә канат чыгарып, соңрак шул юнәлештә үз юлларын тапканнар тагын күпме?!
-
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамблен зурладылар
Район Мәдәният йорты каршында Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле оешуының 10 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы ветераннарының региональ җәмәгать оешмасы Советы президиумының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
-
Балык Бистәсе Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары арасында шигырь уку буенча конкурс узды
Шушы көннәрдә авыл китапханәсе һәм Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс үткәрде.
-
Балык Бистәсе районы "Чулман йолдызлары” үрнәк балалар хореография коллективының чираттагы уңышы
Алар бәйгеләрдә сынатмас
-
Балык Бистәсе районы Күки авылында җырчыдан хәйрия концерты узды
Ул көнне Күки авылы мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Мәскәүдән Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган артисты Наилә Фатехова һәм аның җитәкчелегендәге “Мәдинә” ансамбленең килү хәбәрен ишеткән һәркем мәдәният йортына агылды. “Рәхмәт яусын” дип аталган хәйрия концертының Өлкәннәр ункөнлегенә туры килүе исә артистларның авыл халкына хөрмәте һәм ихтирамы буларак та кабул ителде.
-
Габдулла Тукай исемендәге филормония вәкилләре Балык Бистәсе районы Солтан авылына өлкәннәр көне уңаеннан килгәннәр
1 октябрь олылар көне уңаеннан олы Солтан авылы мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге филормониясенең “Илhамият төркеме зур концерт куеп киттеләр
-
Балык Бистәсе районы Балтач авылы китапханәсендә очрашулар дәвам итә
Хәзерге шаулы заманда республика җитәкчелеге тарафыннан авыл җирлекләрендә мәдәни тормышны җанландыру буенча зур эш алып барыла. Махсус программалар нигезендә күп функцияле мәдәният учаклары, универсаль спорт мәйданчыклары һәм башкалар төзелә. Шуның өстенә төрле өлкәдә грантлар да бирелә.
-
Күгәрчен мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәрбиназ” балалар фольклор коллективы уңышы
Күгәрчен мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәрбиназ” балалар фольклор коллективы уңышы бу көннәрдә социаль челтәрләргә дә эленде.
-
Балык Бистәсенең курчак театры гастрольләрдә булып кайтты
Спектакль куелды
-
Балык Бистәсе районы Ямаш авылы мәдәният йортында премьера узды
Ямаш авылы мәдәният йортында Эсфир Яһудинның "Мәхәббәткә мәдхия" спектакле сәхнәләштерелде.
-
Балык Бистәсе йолдызлары "Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм фестиваленең гала-концертына үттеләр
"Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм фестиваленең суперфиналы тәмамланды.
-
Балык Бистәсе Яңа Арыш авылында Нәүрүз бәйрәме шаулап-гөрләп узган. Ә анда кемнәр катнашканын беләсегез килсә язма белән танышыгыз
Бүген - Нәүрүз бәйрәме, Бүген бездә тантана Кояш шуңа көлә бүген Кояш шуңа шатлана. Әйе, март ае- яз башы, бик матур айларның берсе. Бу ай бик озак еллар буе елның беренче ае саналган. Нәүрүз бәйрәме дә елның башы булган. Ул тынычлык , матурлык бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелгән....
-
“Үсмер” клубында безгә ошый, -диләр Балык Бистәсе укучылары
Район мәдәният йорты каршында методист Гөлия Кадыйрова җитәкчелгендә "Үсмер" клубы эшләп килә. Анда Балык Бистәсе беренче номерлы гимназия мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары йөриләр. Үзенең хезмәттәшләре белән бергә ул балалар өчен төрле бәйрәмнәр уңаеннан чаралар,тематик кичәләр оештыра. Ата-аналар да балаларының уңышларын күреп сөенәләр.
-
Бистә йолдызлыгындагы нурлы йолдызлар
Ай башыннан Татарстанның шәһәрләре һәм районнарында XVIII "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турлары старт алган иде. Шуннан зона бәйгеләре дә башланып китте. Күптән түгел генә безнең районның талантлы укучылары да Лаеш шәһәренә барып чыгыш ясап кайттылар. Анда Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары көч сынашты. Нәтиҗәдә "Чулман йолдызлары" үрнәк балалар хореография...
-
Балык Бистәсе районы Яншык авылы мәдәният йорты яңалыклары. Карагыз, күрегез...
Күптән түгел Яншык авылында кендек тамырлары белән бу авылга бәйле күренекле шәхес, элеккеге колхоз рәисе Гыйльман абый Касимовны искә алу кичәсе булып узды.