Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе районы "Чулман йолдызлары” үрнәк балалар хореография коллективының чираттагы уңышы

Алар бәйгеләрдә сынатмас

Шушы көннәрдә “Чулман йолдызлары” үрнәк балалар хореография коллективы Казан шәһәрендә үткән “Барсик” Россиякүләм конкурс-фестиваленнән янәдән җиңү белән кайттылар.  “Авыл биюе” (Деревенское) һәм “Челтәрле” (Кружева) биюләре белән чыгыш ясады алар. Үз категория яшендә “Эстрадный танец” һәм “Стилизация народного танца” номинациясендә  ике тапкыр Беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар, “Эстрадный танец” номинациясе белән Гран-при да алды алар. Афәрин “Чулман йолдызлары”!!!

Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге элеге коллективның беренче генә җинү яулаулары түгел, район данын яклап ничәмә-ничә бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми алар. “Чиратагы бу җинүебез өчен дә бик сөендек, хәтта кузләремә яшь җыелды. Тырыш балаларыма, безнең өчен җан атып торган ата-аналарга рәхмәтле мин. Алда да сынатмабыз дип уйлыйм”, - дип шатлыгы белән бүлеште “Чулман йолдызлары” үрнәк балалар хореография коллективы җитәкче.

                                          

                                                                                Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса