Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсендәге мәдәният йортына актер Хәлим Җәләлов исеме бирелде
Бүген ТР Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылындагы җирле мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасы узды. 55 елдан артык Г.Камал исемендәге театрда хезмәт куйган танылган актер тумышы белән нәкъ менә Балык Бистәсе районыннан булган.
-
Безнең якташ - сәхнә йолдызы
Кешеләрне шатландырып бәхетле итәргә, сәхнә өчен генә туган җаннар була. Алар талантлары белән матурлык тудыра, адәм балаларының арыган күңелләренә сихәт, ял бирә. Якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Сәкинә Габдрахман кызы Минханова да шуларның берсе.
-
Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Шушы көннәрдә якташыбыз Фәүзия Солтанның (Фәүзия Галиуллина) “Рухият” нәшриятында басылган “Нигез сагышы” дигән яңа китабы дөнья күрде.
-
Балык Бистәсе мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” республика тефестиваленең муниципаль этабы үтте
Узган атнада Балык Бистәсе мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы үтте.
-
Ул үзенең һөнәре белән горурлана
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: рәссам, укытучы, пешекче, шагыйрь, табиб, китапханәче ... Әйе, алар арасында китапханәче һөнәре дә бар. Мин - китапханәче! Мин моны һәрвакыт, һәр җирдә горурлык белән әйтәм. Чөнки мин үз һөнәремне бик яратам. Мин анда яшим.
-
Сабантуйның балалар мәйданчыгында да бәйрәм күңелле узды
Үзәк мәйданда күңелле концерт һәм көрәш гөрләгән вакытта янәшәдәге мәйданчыкларда балалар өчен уеннар барды.
-
Күгәрчен урта мәктәбенең татар телендә белем бирелүче «Каенкай» мәктәпкәчә төркеме педагоглары эшчәнлеге югары бәяләнде
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр арасында Балык Бистәсе муниципаль районы Күгәрчен урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәпкәчә төркеме дә бар. Конкурста катнашу өчен барлыгы 44 уку йорты гариза биргән.
-
“Бер күрешү – үзе мең шифа” дип исемләнгән очрашу узды Иске Арыш авылы мәдәният йортында
Авылга, туган нигезләргә сукмак беркайчан өзелмәсен!
-
“Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы уңышы сере бердәмлектә
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә эшләп килүче Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклары”(«Камские звездочки») үрнәк балалар хореография коллективы уңышлары белән сөендереп тора.
-
"SUNNYФЕСТ"та – өченче урын!
6 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә 5нче тапкыр Россия күләмендәге креатив чаналар "SUNNYФЕСТ" фестивале уздырылды. Әлеге чара һәр елны Президент грантлары фонды һәм, традиция буенча, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы, республиканың аграр яшьләр берләшмәсе ярдәмендә үтә. Катнашучылар саны да елдан-ел арта барып, бу юлы фестивальдә 54 команда үзара көч сынашты.
-
2020 елда Татарстан «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча алачак
Акча мәдәният йортлары, театрлар һәм китапханәләрне яңартуга тотылачак.
-
Китап аша халык күңеленә
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсенең татар кафедрасында хезмәт куючы Фәүзия Хөсәенова халык традицияләрен, мәдәниятен, әдәби мирасын саклауга зур өлеш кертә.
-
Бергә коррупциягә каршы
Ел башыннан китапханәләрдә «Тукта, коррупция», «Коррупция - юк», «Коррупциягә юк дип әйтик», «Игътибар – коррупция!» китап күргәзмәләре оештырылып тора.
-
Балыкбистәлеләр, фестиваль дәвам итә
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм “Хрустальное озеро” балык тоту һәм ял итү базасы 2020 елның 1 мартыннан 4 июленә кадәр “Бәллүр күл – Хрустальное озеро” республикакүләм әдәби-сәнгать фестивале үткәрә.
-
Якташыбызның яңа китабы басылып чыкты
Районыбызның Югары Тегермәнлек авылында яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Рамазан Ибраһим улы Кәбировның “Әдәби хакыйкать” дип исемләнгән яңа китабы басылып чыкты.