Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабантуйның балалар мәйданчыгында да бәйрәм күңелле узды

Үзәк мәйданда күңелле концерт һәм көрәш гөрләгән вакытта янәшәдәге мәйданчыкларда балалар өчен уеннар барды.   

Элек-электән килгән милли уеннарны балалар иҗат үзәге коллективы оештырды. Капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, күз бәйләп чүлмәк вату, таяк тартышу, көянтә белән су ташу, моннан тыш спорт эстафеталары дисеңме - һәрберсендә кызлар һәм малайлар чират торып катнашты. Теләсәң шигырь сөйләү, җыр башкару мөмкинлеге дә бар иде. Шигырьләрне сабыйлар бәйрәм өчен дип яттан өйрәнгәннәр. Бик теләп сөйләргә ашыкты һәрберсе. Җыр башкаручылар арасында  күрше-тирә авыллардан килүче, шәһәрдән кайтучы балалар шактый иде. “Камские звездочки” бию төркеме дә чыгыш ясады биредә. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. 
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса