Бергә коррупциягә каршы
Ел башыннан китапханәләрдә «Тукта, коррупция», «Коррупция - юк», «Коррупциягә юк дип әйтик», «Игътибар – коррупция!» китап күргәзмәләре оештырылып тора.
Анда укучы коррупция төрләре һәм күренешләре турындагы язмалардан тыш, хокукый нигезләре белән дә таныша ала. Күргәзмәләрдә вакытлы матбугаттан мәгълүмат, буклетлар, тәкъдим ителгән әдәбият исемлекләре урын ала. Ришвәтчелек проблемасы рус әдәбияты әсәрләрендә киң яктыртылган. «Китап битләрендә коррупциягә каршы көрәш», «Сәнгать әсәрләрендә ришвәтчелек” исемле күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Доходное место», «Пучина”, Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок», М. Зощенконың «Слабая тара» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.
Китапханәләрдә үткәрелә торган чаралар гражданнарның хокукый белемнәрен арттыруга, коррупциягә каршы тору ысулларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта китапханәләр «Коррупциягә - юк дип әйтик!» дигән онлайн чаралар оештыралар. Инстаграм битләрендә Анатыш, Күгәрчен, Олы Кульга, Трой - Урай, Биектау, Яңа Сала, Каз.Чаллы авыл китапханәләре «Коррупциягә юк дип әйтик» “Без коррупциягә каршы», «Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә?” исем астында мәгълүмат урнаштырдылар. Ул мәгълүматлар коррупция темасына фикерләү, аның кайсы өлкәләрдә күбрәк очравы, тарихи тамырларда күренеш сәбәпләре турында.
Котлы Бөкәш авыл китапханәсе укучыларга «Коррупция сүзе сездә нинди ассоциация тудыра?» дигән онлайн-сораулар тәкъдим итте. Дөрес җавап бирүчегә, китапханәдән татлы бүләк булачак.
Г. Гнидина,
район үзәк китапханәсенең методик-библиография бүлеге мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев