Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде

Шушы көннәрдә якташыбыз Фәүзия Солтанның (Фәүзия Галиуллина) “Рухият” нәшриятында басылган “Нигез сагышы” дигән яңа китабы дөнья күрде.

Китапка кереш сүзне профессор Нурия Йосыпова язган, мөхәррире Газинур Морат.
Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә шагыйрәнең туган ягыбыз Балык Бистәсенә, туган авылы Олы Солтанга, туган нигезгә багышланган шигырьләре урын алган. Икенче бүлектә туган телебез турында тирән эчтәлекле һәм фәлсәфи шигырьләр, өченче бүлектә исә мәңгелек тема – мәхәббәт темасы яктыртыла. 
Тышлыгы, эшләнеше белән үк үзенә җәлеп иткән “Нигез сагышы” укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса