Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ул үзенең һөнәре белән горурлана

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: рәссам, укытучы, пешекче, шагыйрь, табиб, китапханәче ... Әйе, алар арасында китапханәче һөнәре дә бар. Мин - китапханәче! Мин моны һәрвакыт, һәр җирдә горурлык белән әйтәм. Чөнки мин үз һөнәремне бик яратам. Мин анда яшим.

Көннәр һәм төннәр буе әлеге һөнәрем, эшем  турында уйланам. Бәйрәм чараларын үткәрер алдыннан, ничек үткәреп чыгармын икән дип борчылам. Менә инде “минем” китапханәне җитәкләвемә дә 11 ел булган. Ни өчен “минем”, чөнки биредә минем һәр китап дустым, туганым. Һәр стеллажга матурлап, тузаннарын сөртеп, рәтләп тезелгән китаплар. Монда минем икенче йортым. Монда минем яраткан китап укучыларым. Безнең укучыларыбыз төрле, кечкенә мәктәпкәчә балалардан алып, әби-бабайларга кадәр.  Һәрбер килгән кеше белән матур итеп аралашырга, изге сүзләр әйтергә, елмаерга кирәк. Югыйсә, сиңа аның икенче тапкыр киләсе бар. 11 ел дәвамында, мин укучыларга дуслык, татулык, изгелек  турындагы төшенчәләрне, дөньяны танып белү, туган якның матурлыгын күрә белергә ярдәм итәм. Укучыларны кызыксындырган китапларны табарга, кирәкле мәгълүматларны эзләргә тырышам

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Рәзтлә Мөхәммәтрәхимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса