Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы уңышы сере бердәмлектә

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә эшләп килүче Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклары”(«Камские звездочки») үрнәк балалар хореография коллективы уңышлары белән сөендереп тора. 

Агымдагы елда узган "Созвездие-Йолдызлык-2021" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә финалга үтеп, гала-концертта чыгыш ясаулары һәм беренче урынга лаек булулары да аларның бүгенге көндәге иҗат шатлыклары турында сөйли. Балаларны иң куандырганы – алар Крымга, диңгез буена юллама белән бүләкләнделәр. Әйтеп  үткәнебезчә, бу аларның тәүге уңышлары түгел.
–Бер биюне ярты ел эшлибез. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен бик күп шөгыльләнергә кирәк. Билгеләнгән эш сәгатендә генә өйрәнеп бетереп булмый, бии белмәгәннәрне алып калып өстәмә өйрәнәбез. Шулай эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Түгәрәккә җиде яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге балалар йөри. Оста профессиональ бию килеп чыксын өчен бик күп төрле этап үтәргә туры килә. Мин халыкчан хореограф. “Йолдызлык” конкурсына заманча биюләр кирәк. Хәзерге вакытта этник, стильле биюләр өстенлек итә бит. Шуңа күрә дә Казаннан  заманча яшь хореографларны ярдәмгә чакырабыз. Ял көннәрендә репетицияләрне хореограф Айрат Хәмидуллин белән  район мәдәният йортында алып барабыз. Монда инде мәдәният йортының безгә булышуын, автобус белән дә ярдәм итүен әйтеп үтү кирәктер ,–дип сөйли Әлфинур Шәвәлиева.
Алар өчен иң истә калганы - ул 2009 ел. Беренче тапкыр “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә беренче урын алды алар. Шул ук елны Чаллыда оештырылган “В вихре танца” конкурсында Гран-прига лаек булдылар. “Баштарак Чаллыда безне авылдан килгән дип кенә кабул иткәннәр иде. Әле дә: “Борчылмагыз, җиңмәсәгез дә сезгә грамота бирәләр”,–дигән сүзләре йөрәккә үтеп калды. Ә без, барысын да шаккаттырып, Гран-при иясе булдык,–ди мөгаллимә. 
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса