Балык Бистәсе районы Күки авылында җырчыдан хәйрия концерты узды
Ул көнне Күки авылы мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Мәскәүдән Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган артисты Наилә Фатехова һәм аның җитәкчелегендәге “Мәдинә” ансамбленең килү хәбәрен ишеткән һәркем мәдәният йортына агылды. “Рәхмәт яусын” дип аталган хәйрия концертының Өлкәннәр ункөнлегенә туры килүе исә артистларның авыл халкына хөрмәте һәм ихтирамы буларак та кабул ителде.
Наилә Фатехованың иң элек «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге җитәкчесе булуын әйтеп узу кирәктер. Илебезнең төрле өлкәләрендә, шулай ук мөселман илләрендә чыгыш ясап алар телебезнең, миллилегебезнең сакланышын күрсәтәләр. “Без Мәскәүдә рус телендә белем алсак та, шунда яшәсәк тә татар телендә аралашабыз һәм үз телебездә рәхәтләнеп җырлыйбыз, татар булуыбыз белән горурланабыз”,–диде Наилә Фатехова. Узган ел Татарстанга килеп Казан, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Азнакай тамашачылары алдында чыгыш ясасалар, быелгы турда да шактый шәһәр-районнарга чыгарга ниятлиләр. Ул Татарстан районнарындагы «Ак калфак» оешмасы хатын-кызларының үзләренә карата җылы мөнәсәбәтен тоюларын әйтте.
Күки авылында да аларны районыбызның «Ак калфак» җәмгыяте әгъзалары чәк-чәк белән каршы алдылар.
–Безнең татар милләтен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап яшәгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Иҗатыгыз гомерле булсын!–диде Рәсимә Гарифуллина һәм истәлек бүләге тапшырды.
Концертка килсәк, ул чынлап та, милли рухыбызны чагылдырды, үз асылыбызга кайтарды. Татар халкының бизәге булган милли киемнәрдән чыгыш ясаган Мәскәү артистлары халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән җыр-моңнарын яңгыраттылар. Без тыңларга күнеккән мәхәббәт, туган көнгә багышланган җырлардан аермалы буларак, “Мәдинә” ансамбленең репертуарында халык җырлары белән беррәттән, дини темаларга багышланган җырлар да шактый. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бари Алибасов һәм «На-На» төркеме, Марат Бәшәров, Надежда Бабкина һәм «Русская песня» ансамбле белән берлектә җырлар яздырган танылган җырчы, композитор Наилә Фатехова һәм ул оештырган “Мәдинә” ансамбленең Күкигә килеп гаҗәеп матур концерт куюлары авыл халкы өчен көтелмәгән зур бүләк булды.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа