Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе “Кама йолдызчыклары” бию төркеме төбәктә икенче урынны яулады
Мамадыш шәһәрендә үткән “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесенен зона өлеше тәмамланды.
-
Балык Бистәсе “Кама йолдызчыклары балалар бию төркеменә уңышлар юлдаш булсын!
Ике көн буе Мамадыш районында “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесенең зона этабы үтте. Хәзерге вакытта финал өлеше төгәлләнеп килә. Кичен сәгать алтыларда гала-концерт үтәчәк анда.
-
Балыкбистәлеләр "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар
Балыкбистәлеләр "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар
-
Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы мәдәният йортында шәхесләрне искә алалар
Шушы көннәрдә Юлсубино авыл мәдәният йортында озак еллар сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Сабирхан Нотфуллинның якты истәлегенә багышланган "Карап торам сезне күкләрдән" кичә-концерт булып узды.
-
Балык Бистәсе районы Корноухово авылында уйнап – көлеп, җырлап – биеп яшилләр
Бу турыда безгә Гүзәл Хабибуллина хәбәр итте.
-
Балык Бистәсе районы Юлсубино китапханәсендә укучылар бәйгесе
Китапханә эшендә традициягә әйләнгән уен-чаралар шактый. Шуларның берсе, кроссвордларга багышланганын, быел да үткәрергә булдык. Узган ел кроссвордларны өлкән яшьтәгеләр белән чишсәк, монысына мәктәп укучыларын чакырдык.
-
Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге район фестивале кысаларында концертлар дәвам итә
2 март көнне Корноухово, Яңа һәм Югары Ырга авылы үзешчәннәре Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге район фестивале кысаларында Трой- Урай авылында "Гомерләрне үлмәс җыр итик" дип исемләнгән концерт программасы белән кунакта булып кайтты. ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган концертыбызга якташларыбыз битараф калмады кебек.
-
Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы китапханәсендә әбүнәчеләр эз суытмый
Балачакта кем генә китапханә юлын таптамады икән?! Мәктәпкә кергәнче үк әти-әниләрне рәсемле китап эзләп йөдәткән, аннан хәреф таный башлагач җөмлә төзеп тырышып-тырышып укыган чорлар барыбызга да таныш. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”ләре, татар халык әкиятләреннән “Камыр батыр”, “Алпамша”лары әле дә күз алдында. Китаплар кулдан-кулга күчеп таушалып бетсә дә аларның кадере зур иде.
-
Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы мәдәният йортына бал сөрткәннәр диярсең
Әле күптән түгел генә бер иганәче Фирдүс Тямаев һәм төркемен чакыртып авыл халкына тамаша бүләк иткән иде.
-
Балык Бистәсе Яңа Арыш авылында Фирдүс Тямаев ни кылып йөргән
Яна арыш халкы эшли дә, ял да итә белә. Яңа ел алдыннан гына авылыбызның иганәчесе Илдар Мәгьсүм улы Имамиев авылдашларына зур бүләк ясады.
-
Балык Бистәсе Ямаш авылы мәдәният йортында Яңа ел кичәсе күңелле узган. Мөнир Рахмаев белән Хәмдүнә Тимергалиева чыгышын ссылкадан күчеп карагыз
Бәйрәм чарасында авыл җирлеге башлыгы Х. Гатиятов котлау сүзе ирештергән.
-
Корноухово Мәдәният йорты янә нәни дусларын җыйды
Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, Корноухово мәдәният йортында бәйрәмнәр дәвам итә.
-
Азат Абитов: “Ул мине ташлады. Йөрәгемә берәүне дә якын җибәрәсем килми”
Озын буйлы, матур тавышлы яшь җырчы, Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылы егете Азат Абитов — Ваһапов фестивале аша күпләргә таныш егет тыйнак кына, әмма ныклы адымнар белән эстрада түренә атлый.
-
Балык Бистәсе районы Ямаш авылы мәдәният йортында кемнең күргәзмәсе эшли
Авылдашлар игътибарына Елена Насретдинованың кул эшләре тәкъдим ителгән.
-
Радик Юльякшин өйләнергә теләвен белдерде
Декабрьнең көтеп алынган зур вакыйгасы – җитди травма аркасында озак вакыт сәхнәгә чыкмаган Elvin Greyның «Татнефть Арена» боз сараенда грандиоз концерты узды. Концерт «Elvin Grey» музыкаль лейблының туган көне уңаеннан оештырылган иде, биредә Радик үзе һәм аның иҗатташ дуслары – лейблның яңа артистлары чыгыш ясады.