Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Юлсубино китапханәсендә укучылар бәйгесе

Китапханә эшендә традициягә әйләнгән уен-чаралар шактый. Шуларның берсе, кроссвордларга багышланганын, быел да үткәрергә булдык. Узган ел  кроссвордларны өлкән яшьтәгеләр белән чишсәк, монысына  мәктәп укучыларын чакырдык. 

Беренче тур, барыбыз өчен дә якын һәм мәңгелек темалардан саналган, авыл темасына багышланган иде. Һәрбер укучы туган авылының тарихын,  географик атамаларны, аларның мәгънәләрен, үз нәсел-нәсәбен, аларның шөгыльләрен белергә тиеш. Шуңа да кроссвордтагы сораулар шактый кызыклы булып чыкты.
Ә уенның икенче туры, Дмитрий Иванович Менделеевның Периодик законына 150 ел тулу уңаеннан, мәктәбебезнең химия фәне укытучысы Рәмзия Сәләхиева белән берлектә үткәрелде. Иң элек укытучыбыз галимнең тормыш юлы, яраткан шөгыльләре, бөтен дөньяга таралган ачышлары һәм тормышындагы кызыклы вакыйгаларга тукталып үтте, Дмитрий Менделеевның күпкырлы галим иясе булуын, аның химия өлкәсендә генә түгел, башка бик күп фәннәрдә дә казанышлары барлыгын сөйләп узды. 
Беренче турда алтынчы-тугызынчы класс укучылары, егерме биш сораудан торган, бер үк  кроссвордны үзләренең “киңәшче”ләре белән чишкән булсалар, икенче турда, беренче турда җиңү яулаган алты укучы үз көчләренә генә таянып һәм дәрестә үткән программаларын искә төшереп, унсигез сораудан торган кроссворд шакмакларына  кирәкле сүзләрне тутыра алдылар. Барысын да энә күзеннән үткәргәннән соң, бәя бирү комиссиясе тизлек һәм төгәллекне исәпкә алып, эшен иң беренчеләрдән тапшырган тугызынчы  сыйныф  укучысы Энҗе Гыйлемханованы кроссворд чемпионатының җиңүчесе дип таныды. Икенче урынга  тугызынчы сыйныф  укучысы Айсылу Мостафина, өченче урынга шулай ук тугызынчы сыйныфтан Муса Нәҗмиев лаеклы дип табылды.  Калган катнашучылар да шулай ук матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барысына да, сез булдырасыз, диясе килә.      
                             

Нәзирә Минеханова. 
                                 Юлсубино авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса