Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы китапханәсендә әбүнәчеләр эз суытмый
Балачакта кем генә китапханә юлын таптамады икән?! Мәктәпкә кергәнче үк әти-әниләрне рәсемле китап эзләп йөдәткән, аннан хәреф таный башлагач җөмлә төзеп тырышып-тырышып укыган чорлар барыбызга да таныш. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”ләре, татар халык әкиятләреннән “Камыр батыр”, “Алпамша”лары әле дә күз алдында. Китаплар кулдан-кулга күчеп таушалып бетсә дә аларның кадере зур иде.
Хәтеремне айкасам да ни өчендер яңа китапларны кулыма алганымны исемә төшерә алмыйм. Без – мәктәп балаларына килгәнче шактый юл үтә иде шул ул. Китаплар төпләргә, ертылган өлешләрен үзебезчә “ямап” куярга да иренми идек. Матур истәлекләр, рәхәт балачаклар...
Хатирәләр белән туган авылым китапханәсенә килдем. Иркен, якты заллар, киштәләрдәге китаплар, газета-журналларның күплегеннән хәйран калырлык. Җаның кайсын тели—сайлап кына ал. Хәер, китапханәчеләр Әлфия Имамиева белән Гөлфирә Кәлиева үзләре үк булышырга әзерләр. Һәркемне ачык йөз, ягымлы караш белән каршы алалар.
-Яңа кайткан китапларга сорау аеруча зур. Бигрәк тә Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова китаплары “кайтып керми”. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз кичләрен газета-журналлар укыр өчен киләләр. 19 төрле газета-журналлар алдырабыз. “Идел”, “Сөембикә”, “Казан утлары” журналлары, “Авыл офыклары”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” газеталары белән беррәттән, балалар өчен “Салават күпере”, “Ежик” журналлары, “Сабантуй” газеталары да яратып укыла, -ди китапханә мөдире Әлфия Имамиева.
Биредә мәктәп укучылары белән төрледән-төрле әдәби чаралар уздырыла. Халыкара туган тел көненә, я булмаса берәр истәлекле датага багышлансынмы—берсе дә читтә калмый. Әнә узган атнада 7-8 сыйныф укучылары белән “Еники укулары” дип аталган чара үткәрелсә, 8 март бәйрәменә китап күргәзмәсе оештырырга җыеналар.
- Китапханә яңа китаплар белән тулыланып тора. Быел инде 120 китап кайтты. Матур әдәбияттан тыш, мәктәп укучылары өчен ярдәмче дәреслекләр дә шактый, - дип шатлыгы белән уртаклаша Әлфия Имамиева.
Әнә шулай гөрләп эшли Күгәрчен авылы китапханәсе. Анда үз эшен яратып башкарган, әдәбият сөючеләрне үзләренә җәлеп итә белгән тәҗрибәле китапханәчеләр хезмәт куя.
Фәрвәз КАЮМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа