Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе Балтач авылында үзешчәннәр спектакль куйдылар
Балык Бистәсе районында халык театрлары фестивале башланып китте.
-
Балык Бистәсе район балалар үзәк китапханәсеннән укучылар өзелеп тормый
Район балалар үзәк китапханәсеннән укучылар өзелеп тормый. Каникул чорымы, уку вакытымы, ел әйләнәсендә алар китап-журналлар алырга килә. Бүгенге көндә китапханәнең күпме укучысы бар, нинди китаплар күбрәк укыла, нинди кызыксындыру чаралары оештырыла һәм башка шундый сораулар белән китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Любовь Вотяковага мөрәҗәгать иттек.
-
“Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективының чираттагы уңышлары
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә эшләп килүче Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы янәдән уңышлары белән сөендерә.
-
Югары Тегермәнлек авылының өлкән яшьтәге үзешчәннәре бик матур концерт куйды
Күптән түгел без Югары Тегермәнлек авылының өлкән яшьтәге үзешчәннәре белән "Эх, кайтасы иде бер яшьлеккә" дип исемләнгән концерт куйдык.
-
Балык Бистәсе Уракчы авылының үзешчән сәнгать осталары концерт сезонын ачып җибәрде
Уракчы авылының үзешчән сәнгать осталары иҗат сезонын юкка гына шушы исем астында ачып җибәрмәде. Күңелләрдәге моңнар ургылып аккан чишмә моңнарын хәтерләтте.
-
"Калинушка"лыларның иҗат бәйрәме узды
“Калинушка” рус ветераннар хоры күп еллар дәвамында безне үз чыгышлары белән сөендереп килә. Районда узучы чаралар алар катнашыннан башка узмый дисәк тә ялгыш булмас.
-
Безнең " Рябинушка" беренче
Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге спорт мәктәбе, һәм «Дельфин»спорт-сәламәтләндерү үзәге белән берлектә «Супер стар» спорт-күңел ачу чарасы оештырды.
-
Зәйнәб ФӘРХЕТДИНОВА: «Кайвакыт ул чаклар искә төшеп, йөрәкне телгәли»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова гомер буе үзенең таланты һәм фонограммасыз җырлаганы өчен тамашачы мәхәббәтен яулап яши.
-
Балык Бистәсе мәдәният йортында “Көзге моңнар” дип исемләнгән иҗат сезоны ачылышы була.
20 сентябрьдә Балык Бистәсе мәдәният йортында “Көзге моңнар” дип исемләнгән иҗат сезоны ачылышы була.
-
Балык Бистәсенә “Илһамият” төркеме килә
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп килүче “Илһамият” төркеме легендар җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр, музыкантлардан оешкан. Бу көннәрдә әлеге төркемнең муниципаль берәмлекләрдә чыгышлары бара.
-
Мәдәният учагының яңа сулышы
Күптән түгел Балтач авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында милли проектлар үтәлешен тикшерү төркеменең җитәкчесе Татьяна Ларионова “Мәдәният” милли проекты кысаларында, авыл мәдәният йортында капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышып, уңай бәяләгән иде.
-
Күки авылы мәдәният йортына Лаеш районы үзешчәннәре концерт программасы белән килделәр.
Күки авылы мәдәният йортына Лаеш районы үзешчәннәре концерт программасы белән килделәр. Юмор, дәртле биюләр, моңлы җырлар, уен-көлкеләргә бай программа тамашачылар күңеленә хуш килде.
-
Балык Бистәсе мәдәният йорты каршында эшләүче “Рәйхан” курайчылар ансамбле ничек барлыкка килгән
Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге район сәнгать мәктәбендә эшләп килүче “Рәйхан” курайчылар ансамбленең оешуына быел төгәл ун ел. Тәүге юбилейларына нинди уңышлар белән килгән соң рәйханчылар? Редакциябезнең бүгенге кунагы – ансамбль җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин белән әңгәмәбез шул хакта булыр. Иң беренче соравыбыз да “Рәйхан” ансамбленең оешуы турында.
-
Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылы үзешчәннәре “Кичер мине, әнкәй!” драма әсәрен кабат сәхнәгә куйдылар
Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” драма әсәрен кабат сәхнәгә куйдылар.
-
Рифкать абый Галиев сүзләре искә төшә: “Илназ кебек талантлар булганда театрыбыз яшиячәк әле”,--дигән иде ул
Кичкә планлаштырылган эшләрен алдан ук тәмамлап куярга ашыкты ул. “Соңармаска кирәк, беребез килмәсә дә репетиция өзеләчәк”–һәр нәрсәгә җаваплы карарга күнеккән Илназ, сәгате-минуты җиткәнен дә көтмәде, район мәдәният йортына ашыкты.