Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе Уракчы авылының үзешчән сәнгать осталары концерт сезонын ачып җибәрде

Уракчы авылының үзешчән сәнгать осталары иҗат сезонын юкка гына шушы исем астында ачып җибәрмәде. Күңелләрдәге моңнар ургылып аккан чишмә моңнарын хәтерләтте.

 Уракчы авылының үзешчән сәнгать осталары иҗат сезонын юкка гына шушы исем астында ачып җибәрмәде. Күңелләрдәге моңнар ургылып аккан чишмә моңнарын хәтерләтте. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм программасын яңа җырлар, дәртле биюләр, күңелле скетчлар белән тулыландырып, авыл халкын тормыш мәшәкатьләреннән бераз гына булсада оныттырып, рухи ял алдырды. Тамашачылар үз авылының талантларын күптән инде үз итеп, аларга хөрмәт белән карыйлар. Зөлфирә Гарипова, Ильфира Ибраһимова,Фарил Касыймов, Адилә һәм Дания Исмагиловалар, Дамирә Фатыйхова, Ралинә Мөхәммәдиева, Виктор Никитин, Галина Талалаева, Светлана Подвальнова тамашачыларны үзләренең берсеннән - берсе матур, дәртле җырлары белән сөендерсәләр,Рәвия Мөхәммәдиева һәм Марсель Ибрагимов күңелле скетчлары белән көлдерделәр. Хатын-кызлар башкаруындагы авыл тормышын чагылдырган шаян бию дә күңелләргә дәрт өстәде.Тамашачы һәр чыгышны җылы кабул итте, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Күңелләрдәге көзге моңнар бер сулышта узып та китте.

 

Мәликә Касыймова

Уракчы авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса