Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Рифкать абый Галиев сүзләре искә төшә: “Илназ кебек талантлар булганда театрыбыз яшиячәк әле”,--дигән иде ул

Кичкә планлаштырылган эшләрен алдан ук тәмамлап куярга ашыкты ул. “Соңармаска кирәк, беребез килмәсә дә репетиция өзеләчәк”–һәр нәрсәгә җаваплы карарга күнеккән Илназ, сәгате-минуты җиткәнен дә көтмәде, район мәдәният йортына ашыкты.

 Быел аның унынчы–юбилей спектакле. Яңа режиссер, Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе Раушан Шәрипов куелышындагы Гафур Каюмовның “Ыру” спектаклендә Бимаж ролен башкарачак ул. Тарихи дастаннарга нигезләнгән пьесада яңа образны ачу җиңелләрдән түгел әлбәттә. Әмма сәнгатькә мәхәббәт барыннан да өстен. Күңелеңне биргәнсең икән, кырык эшне кырык якка куеп репетициягә йөгерергә дә, кичләрен роль ятларга да вакыт табасың. Район халык театры артисты Илназ Шакиров әнә шундыйлардан. Сәхнәдә уйналган һәр роль күңеленә якын аның. Шулай да беренче спектакль иң кадерлесе. Хыялый яшьлеккә, шау-шулы студент елларына алып кайта ул.

...Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр институтының 3 нче курсында укып йөргән чагы Илназ Шакировның. Туган ягы Балык Бистәсе мәдәният йортына практикага кайта ул. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Рифкать Галиев Әсфир Ягудинның “Китмәскә килгән кошым” драмасын сәхнәгә куярга әзерләнә. Күзләрендә очкын уйнап торган практикант егет режиссерда бер күрүдә ышаныч тудыра. Һәм ул Илназга Сәлим ролен тапшыра. Премьера буласы көнне шыплап тулган зал каршында сәхнәгә чыгу, тамашачының көчле алкышы... барысы да бер мизгелдәй узып китә. Сынауны уңышлы үтә Илназ. Әлеге спектакль белән алар Казан шәһәрендә VII нче республика халык театрлары декадасында “Өмет” номинациясендә Дипломга лаек булалар.

Күңелләргә канат куя әлеге уңыш. Икенче елны да Рифкать Галиев аны Данил Салиховның “Булсаң кодаң генерал” спектаклендә Илшат исемле егетне уйнарга чакыра. Һәр ялда өенә кайтып йөргән Илназ бик теләп кабул итә әлеге тәкъдимне. Тамашачыны рәхәтләнеп ял иттерә алган спектакль кабат аншлаг белән уза. Һәм  район халык театры VIII республика халык театрлары декадасында өченче дәрәҗә лауреатка ия була.

2009 елда мин Рифкать абый рөхсәте белән, режиссер буларак, районыбызның актив яшьләрен җыеп Данил Салиховның “Пуля” әсәрен сәхнәләштердем. Әйбәт узды, тамашачы да яратып кабул итте. Рифкать абыйның бәһасе дә югары булды. Һәм мин 2009 елда районга эшкә кайттым,ди Илназ Шакиров. Башта мәдәният йортында эшләсә, соңрак “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексына эшкә килә ул. Театр белән элемтә өзелми. Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”нда—Фәрит, Данил Салиховның “Хиромантлар”ында—Камил, шул ук әдипнең “Коткарыгыз, караул”ында—Асыл Шәмгунович, Таһир Закировның “Яучылар”ында--Фәнис, Данил Салиховның “Өзелгән йөзем”ендәТәүфыйк, Ләбиб Леронның “Экстрасенс”ында--Галләм, Эльмира Ибраһимованың “Никтудымнар авылында”гы Рамил рольләре дә уңышлар белән уза.

 Район халык театры төрле еллардагы XII, XIV, XV, XVI нче “Идел-Йорт” төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсларында төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек була һәм Дипломнар белән бүләкләнә. Болар барысы да театрны бер башка югары күтәрә, район халкы алдында дәрәҗәсен арттыра. Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының “Республиканың традицион мәдәниятын үстерү үзәге” исә нәтиҗәле хезмәте, үзешчән театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Шакировка Диплом тапшыра.

Милиционер һөнәре балачак хыялым иде. Әмма мине театр сәнгате үз эченә бөтереп алды. “Коткарыгыз, караул”дагы тикшерүче Асыл Шәмгунович роле мине кабат шул хыялыма алып кайтты. Бик теләп башкардым әлеге рольне. Һәр образ күңел, йөрәк аша туарга тиеш,ди бу хакта Илназ.

Әйе дистә ел дәвамында нинди генә образ тудырылмаган. Рольгә кереп уйнар өчен энергия белән яну, иҗат казанында кайнау кирәк. Артистның уңышы да шул чагында күренә. Спектакльләр хакында ялкынланып сөйләгән Илназны сокланып та, гаҗәпләнеп тә тыңлыйм.

Сәнгатькә беренче адымнарым Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә укыган елларымда ясалды. Сыйныф җитәкчебез Нурҗиһан Әхәтовна Исмәгыйлова безнең сыйныфны төрле конкурсларга әзерли иде. Тукайның “Су анасы”нда (Малай), “Шүрәле”дә (Шүрәле), “Буратино”да (Буратино) рольләрен башкардым. Район һөнәри көллиятендә укыган чакларымда үзешчән концертларда катнаша идем, КВНның капитаны булдым. Команда республика күләменә чыгып оста, тапкыр уен күрсәткәне өчен ул вакытта “Тамашачы симпатиясе” номинациясендә бүләкләнде,ди  ул.

Күңеле, җаны белән сәнгатькә тартылган, сәхнәгә береккән артистлар була. Бу очракта янәдән Рифкать абый Галиев сүзләре искә төшә: “Илназ кебек талантлар булганда театрыбыз яшиячәк әле”,--дигән иде ул. Әйе, театрыбыз ишекләре ябылмас, аны сәнгатькә тугрылыклы Илназ кебекләр яшәтер.

 

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса